Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
27 февраль 2023, 15:10

Тренировкалар узды

9-16 февральдә «Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексында Башкортстан Республикасы хатын-кызлар җыелма командасының бокс буенча тренировкалары узды.

Тренировкалар узды
Тренировкалар узды

Чишмәдә 2007-2008 һәм 2010-2011 елгы яшүсмер кызлар, барлыгы 30га якын кеше шөгыльләнде. Алар бу көннәрдә Сарански шәһәрендә узган Идел буе федераль округы-2023 чемпионатына һәм беренчелегенә әзерләнделәр.

Тренер Минзәлә Әбҗәлиловага һәм аның командасына безнең «Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексы, спортзал һәм ринг мәйданчыгы бик ошады. Алар шулай ук бассейнга һәм саунага да йөрделәр.

– Тренер Алексей Ис-хаковның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Чиш-мәдән ике кыз – Карина Исхакова һәм Эльвина Карачурина Идел буе федераль округ беренчелегенә бару хокукына лаек булдылар. Аларның Рәсәй җыелма командасы составында чыгыш ясау мөмкинлеге дә бар. Башкортстан Республикасының бокс федерациясе белән тыгыз элемтә нәтиҗәсендә, барлык мөмкинлеклеребезне күрсәтү өчен хатын-кызлар җыелма командасын үзебезгә чакыруга ирештек. Бу әлегә беренче тәҗрибә һәм трени-ровкаларның уңышлы узуы куанычлы.  Шулай ук федерациядән бүләккә кечкенә генә спорт инвентаре алдык, киләчәктә ир-егетләр командасы белән тренировка җыеннары үткә-рү теләге бар, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты «Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Елена Рычкова.

Моннан тыш, Елена Николаевна бокс федерациясенең безнең районга спортчылар өчен «Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексы янында кунакханә төзүгә инвестицияләр кертү теләге барлыгын да хәбәр итте.

Тренировкалар узды
Тренировкалар узды
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: