Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
19 февраль 2023, 09:40

Җиңү паркында чаңгы ярышлары узды!

11 февральдә Чишмә поселогының Җиңү паркында «Чаңгы юлы-2023» 42нче Бөтенрәсәй чаңгы ярышы узды. Чара ачылу тантанасында яңгыраган «Рәсәй – ул без» җыры ярышта катнашучыларның күңелендә ватанпәрвәрлек хисе уятты.

Җиңү паркында чаңгы ярышлары узды!
Җиңү паркында чаңгы ярышлары узды!

Чаңгыга баскан һәркем – район хакимияте вәкилләре, авыл биләмәләре башлыклары, предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре, район халкы һәм мәктәп укучылары җиңүгә ирешергә тәвәкәлләде.

– Быел беренче тапкыр чаңгы ярышында катнашырга булдым. Әлбәттә, дулкынландым. Тик  чаңгыга басу теләге көчлерәк иде. Биредә минем өчен бүген бик күп туганнарым җан атарга килде, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Чишмә поселогында яшәүче Мәрьям Мөхәммәтҗанова.

Ярыш башлануын көткән арада Мәдәният сарае бинасында ботка ашап, кайнар чәй эчеп алырга мөмкин булды. Туклану яхшы оештырылган иде, спортчыларга уңайлы булсын өчен ботканы контейнерларга салып бирделәр.

Беренче булып җитәкчеләр стартка басты. Старт алдыннан алар чын спортчылар кебек күнекмәләр ясап алдылар. «Беренче урын алырга килдеңме?». «Белмим, быел сирәк йөрдем, чаңгы юлы ничек, әйбәт микән?» – дип сөйләшүләр ишетелде. Чаңгы юлы озынлыгы барысы өчен дә бер чакрым иде.

Икенче булып ветераннар узыштылар.

– Быел миңа 75 яшь тула, шуның кырык елын чаңгыда йөрим. Элек ярышларда катнаша, призлы урыннар ала идем. Бүген дә, элекке гадәт буенча, ярышта катнашырга килдем, чаңгы шуу өчен бик матур көн. Барыгызга да чаңгыда йөрергә һәм сәламәт тормыш рәвеше алып барырга киңәш итәм, – диде Рәүф Хөсәенов.

Ярми авылыннан икенче сыйныф укучысы Тимур Исхаков бу көнне ярышта беренче тапкыр катнашты. Аңа ярыш рухы ошады, киләсе елда да катнашырга вәгъдә итте.

– Спорт яратам, чаңгыда йөрим, теннис уйныйм. Балаларым да спорт белән шөгыльләнә, кызым Азалия бүген үз яшь категориясендә ярышта катнаша. Мин дә чаңгыда йөрим, үз вакытында спортка сөю тәрбияләгән физкультура укытучыбыз Рәмзил Гайнановка рәхмәтлемен, – дип сөйләде Роза Мозаффарова.

Бу көнне чаңгы ярышларында якынча 300 кеше катнашты. Иң кечкенә катнашучы Тимур Исхаковка 8 яшь булса, иң өлкәне Рәүф Хөсәеновка 75 яшь иде.

Җиңү паркында чаңгы ярышлары узды!
Җиңү паркында чаңгы ярышлары узды!
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: