+4 °С
Болытлы
Анда 50дән артык кеше катнашты. Чишмә командасы составына Айрат Фәйрузов, Кирилл Емец, Виктория Гукова һәм Екатерина Маломужева (тренер – Таһир Гыйләҗетдинов) керде.
Уналты яшьлек Айрат Фәйрузов иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ул республика турнирында беренче көнне өченче урын алды, БР беренчелегендә икенче булды.
Ә турнирның икенче көнендә, ПП-60 (60 тапкыр ату) күнекмәсендә икенче урынга чыкты, һәм 21 яшькә кадәрге спортчылар арасындагы ярышта пистолеттан ату буенча беренче спорт разрядын үтәп, абсолют чемпион булды. Әйткәндәй, Айрат – пневматик винтовкадан ату буенча спорт мастерлыгына кандидат.