Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
27 гыйнвар 2023, 10:10

Булачак чемпионнар көч сынашты

19-21 гыйнварда Приуралье бистәсендәге хоккей тартмасында «Алтын шайба» клубының хоккей буенча республика ярышлары узды.

Булачак чемпионнар көч сынашты
Булачак чемпионнар көч сынашты

Анда 2008-2009 елгы үсмер егетләр катнашты. Чишмә, Әлшәй, Әбҗәлил, Белорет, Благовар, Дуван, Кушнарен һәм Чакмагыш командалары өч көн дәвамында боз өстендә хоккей уйнап көч сынаштылар.

– Бу ярышларны без Чишмә хоккееның 45 еллыгына багышладык. Башка районнардан килгән хоккейчылар «Чишмә М-5» комплексында урнаштылар, аларга анда бик ошаган. Ярышлар алдан планлаштырылган режимда узды, – дип хәбәр итте районның Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Елена Рычкова.

Республика ярышларында Кушнарен районы командасы җиңү яулады. Аңа бөтенрәсәй дәрәҗәсендәге бәйгедә республика данын да якларга туры киләчәк. Икенче урында – узган сезонда җиңүче Дуван районы командасы. Өченче урында – Чакмагыш командасы. Чакмагышлылар капкаларын озын толымлы кыз саклавы белән дә истә калды. Чишмәнең «Родник» командасы дүртенче урын алды. 2022 елның сентябрендә генә оешкан яшь команда өчен бу начар нәтиҗә түгел.

Безнең хоккейчыларның тренеры – Сергей Балуев.

– Әлеге ярышлар команданың йомшак якларын күрсәтә, нәтиҗә ясарбыз һәм эшне арытаба дәвам итәрбез. Дөресен генә әйткәндә, бозда күнекмәләр ясар өчен вакыт аз иде, шугалакны ноябрь аенда катырдык, әле яңгыр, әле кар яуды. Әгәр ябык боз аренасы һәм ел буена күнегүләр эшләү мөмкинлеге булса, нәтиҗә дә башкача булыр иде. Тренировкаларны мөмкинлек барда, боз әйбәт чакта үткәрәчәкбез. Ә аннары инде спортзалга кереп флорбол уйнаячакбыз, ул шул ук хоккей кебек, бары тик шайба урынына – туп, ә тимераяклар урынына – кроссовкалар, – дип аңлатты Сергей Андреевич.

Ул шулай ук хоккей уйнарга өйрәнергә хыялланган 5, 6 һәм 7 яшьлек малайлар командасы туплануын хәбәр итте.

Боз өстендә барысы да булды – җанатарлар көч-куәт биреп, күңелне күтәреп торды, хоккейчылар дәртләнеп уйнады, хәтта җиңелүгә гарьләнеп күз яшьләре дә атылып чыкты. Якын-тирә йортларда яшәүчеләр дә балконнарына чыгып безнекеләр өчен җан аттылар.

Булачак чемпионнар көч сынашты
Булачак чемпионнар көч сынашты
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: