Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
13 гыйнвар 2023, 11:22

Чемпионлык өчен киеренке көрәштә көч сынаштылар

6 гыйнварда «Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексы залында кече футбол буенча турнир узды. Анда алты команда катнашты.

Чемпионлык өчен киеренке көрәштә көч сынаштылар
Чемпионлык өчен киеренке көрәштә көч сынаштылар

Беренчеләрдән булып залга «БашкирАгроИнвест» һәм «Родничок» футболчылары чыкты. Матч бик киеренке барды һәм барысын да бер гол хәл итте. «Родничок» уенчылары тәҗрибәле көндәшенә еш һөҗүм итсәләр дә, «БашкирАгроИнвест» командасы көчлерәк булып чыкты.

Киләсе уен  «А» төркемендәге «Атлант» һәм «Туклану үзәге» командалары  арасында узды. «Атлант» көндәшенә гол кертергә ирек бирмичә үз мөмкинлекләрен бик күп кулланды. Алар беренче һәм икенче таймнарда өч гол кертүгә ирештеләр. Әмма «Туклану үзәге» командасының  гол кертмичә уенны тәмамлыйсы килмәде. Матч 3:1 исәбе белән тәмамланды.

«Родничок» командасы белән матчта «Аякс» икенче таймда уен өстенлегеннән актив файдаланып, исәпне 6:0 кадәр җиткерде. «Родничок» шулай да бер гол кертә алды. Ләкин тиздән көндәшләре исәпне 8:1 итеп үзгәрттеләр.

Арытаба «Туклану үзәге» һәм «Таврос» командалары уйнады. Беренче минутларда командаларның көчләре тигез булды, әмма соңыннан «Туклану үзәге» актив рәвештә басым ясый башлады һәм исәпне 4:0 җиткерде, ә икенче таймда тагы алты гол бәрде. Шикәр заводы командасы бер генә гол кертә алды. Уен 10:1 исәбе белән тәмамланды.

Турнирны «БашкирАгроИнвест» һәм «Аякс»уенчылары дәвам итте. «Аякс» уенны 2:0 исәбе белән алып барды, әмма «БАИ» футболчыларының  планнары башка иде, һәм ахырда  табло алар файдасына 2:4  күрсәтте. Шулай итеп, беренче төркемдә иң күп очко «БАИ» футболчыларында булды, «Аякс» – икенче, ә «Родничок» командасы өченче урын алды.

«А» төркемендә хәл алай ук ачык түгел иде. «Атлант»ка кимендә  исәпнең тигез булуы кирәк иде.

Җиңелгән очракта «Туклану үзәге» футболчылары беренче булыр иде. «Таврос» көндәшенә җиңәргә мөмкинлек бирмәс өчен барысын да эшләде. Тик «Атлант» уенчылары, алдагы матчтан илһамланып, 1:0 исәбен 1:3кә үзгәртеп, алдынгы урынга чыктылар. Нәтиҗәдә, «А» төркемендә «Атлант» –  беренче, «Туклану үзәге» – икенче, «Таврос» өченче булды.

5–6 урыннар өчен матчта «Таврос» һәм «Родничок» очрашты. Алар уенчылар составын тәү тапкыр үзгәрттеләр, һәм бу уен барышына сизелерлек йогынты ясады. Командалар уенны 5:5 исәбе  белән тәмамладылар.

«Туклану үзәге» техник яктан җиңелде, шуның белән «Аякс» футболчыларына бронза бүләк итте.

Чемпионлык өчен матчта «Атлант» һәм «БАИ» финалга лаеклы көрәш күрсәттеләр.

Исәпне ышанычлы рәвештә «Агроинвест» ачты һәм көндәшләр матч азагында гына гол кертә алды. Төп вакыт нәтиҗәләре буенча исәп 1:1 булды,  медальләр тапшыру пенальтидә хәл ителде, ә анда «БАИ» футболчылары  көчлерәк булып чыкты. Матч 6:5 исәбе белән тәмамланды.

Нәтиҗәдә «БашкирАгроИнвест» командасы җиңүче булды, көмеш медальне «Атлант» футболчылары яулады, ә өченче урынны «Аякс» алды.

Чемпионлык өчен киеренке көрәштә көч сынаштылар
Чемпионлык өчен киеренке көрәштә көч сынаштылар
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: