Чишмэ
+25 °С
Облачно
Спорт
13 Декабря 2022, 10:11

Тренер һәркем белән уртак тел таба белергә тиеш

«Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексында спортның иң популяр төрләренең берсе – футбол.

Тренер һәркем белән уртак тел таба белергә тиешТренер һәркем белән уртак тел таба белергә тиеш
Тренер һәркем белән уртак тел таба белергә тиеш

Малайлар яраткан тренерлары Азамат Исмәгыйлев үткәргән дәресләргә бик теләп йөриләр. Ул алар белән дүрт ел шөгыльләнә һәм төрле яшьтәге балалар белән уртак тел таба белә. Сөйләшеп торган арада аның яшь футболчылар арасында популяр тренер булуының сере нәрсәдә икәнен белдек.

– Кечкенәдән спорт белән актив шөгыльләндем, мәктәп командалары өчен чыгыш ясадым, чаңгы узышларында, футбол, баскетбол, ату, өстәл теннисы, биатлон буенча күп кенә ярышларда катнаштым. Акрынлап гомеремне футболга багышларга теләвемне аңладым, – диде Азамат Ринат улы.

Ул Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының физкультура факультетында белем алган. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә завуч булып эшләгән, вакыт узу белән тренер булырга теләгәнен аңлаган. Әлеге вакытта футбол буенча өч, өстәл теннисы буенча ике төркем балалар белән эшли.

Тренерның бурычы – кешенең сәләтен ачу, алдына куйган максатка ирешергә ярдәм итү.

– Балаларны үз үрнәгемдә өйрәтергә тырышам, ярышларда нинди уңышларга ирешүебез аларның кәефенә бәйле. Минемчә, футбол буенча тренер балалар алдында эчкерсез булырга һәм алар белән җиңел аралашырга тиеш. Балалар футболының уңай яклары күп. Аларда чыдамлык, җитезлек кенә түгел, ә тәртип һәм команда белән уйный белү кебек сыйфатлар да барлыкка килә. Күнекмәләр һәм уен барышында характер да чыныга – биредә көндәшлек зур роль уйный, – диде тренер.

– Футбол – ул күп малайларның яраткан уены, аны миннән башка да уйныйлар, тик минем бурычым – аларны футбол уйнау күнекмәләренә өйрәтү. Тренировкалар вакытында дустанә мохит булдырырга, тренер бала өчен һәрвакыт дус һәм иптәш дигән төшенчәгә таянып эшләргә тырышам, – ди Азамат Исмәгыйлев.

Әлеге вакытта яшь футболчылар кече футбол буенча Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы беренчелегендә зона ярышларында катнаша. Тренер билгеләп үтүенчә, аларның төп максаты – әлбәттә, финалга чыгу һәм беренче урын алу!

 

Тренер һәркем белән уртак тел таба белергә тиеш
Тренер һәркем белән уртак тел таба белергә тиеш
Автор:Элина Школьная
Читайте нас