Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 ноябрь 2022, 11:28

Яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр

Шимбә көнне «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында спорт фестивале булды.

Яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр
Яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр

Хезмәткәрләрне бергәләп бәйрәмнәрдә һәм спорт ярышларында катнашу кебек чаралар якынайтадыр, мөгаен. Шуңа күрә дә районда спорт фестивальләрен уздыру гадәткә керде.

Ярышларда районның хезмәт коллективларыннан һәм оешмаларыннан ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары катнашты. Бу юлы да 150ләп кеше җыелды, чара оештыручыларның тәбрикләү һәм котлау сүзләре белән башланды. Сафка тезелеп басканнан соң Рәсәйнең һәм Башкортстанның дәүләт гимннары яңгырады. Спортчылар күтәренке кәеф белән стартка бастылар.

– Килүчеләрнең күп булуына карап, чишмәлеләр мондый чараларны сагынгандыр, дип уйлыйм. Бүген күңелләр күтәрелеп китәр, көч-куәт артыр. Барыгызга да яхшы нәтиҗәләр күрсәтүегезне телим, – дип катнашучыларга мөрәҗәгать итте физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Марат Вәлимхәммәтов.

Ярышлар алты төрдә – урыннан озынлыкка сикерү, баскетбол кәрзиненә туп ыргыту, аркылы борыста күтәрелү, дартс, кыска дистанциягә йөгерү  буенча үтте, ә «Күңелле стартлар» рәвешендә үткәрелгән катнаш эстафета соңгы сынау булды. Командалар бөтен состав белән кыска гына вакыт эчендә дистанцияне узарга тиеш иде.

– Мондый фестивальләрне елга бер генә түгел, ешрак үткәрсәң тагын да яхшырак булыр иде.

Аерым спорт төрләре, мәсәлән, баскетбол һәм футбол буенча ярышлар булуын теләр идем, – диде гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Юрий Воробьев.

Ярышларда катнашучылар команда белән уйнау күнекмәләрен һәм яхшы әзерлекләрен күрсәттеләр. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге катнашучыларны уенга шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдәгеләрне күрмәделәр дә.

– Безнең команда бик яхшы чыгыш ясады, коллектив белән катнашу ошады, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Ярми авыл Советы командасыннан Вадим Улямаев.

Спорт фестивале беркемне дә битараф калдырмыйча, хезмәт коллективларын тагын да ныграк берләштерде. Фестивальдә катнашучылар уңай тәэссоратлар алдылар, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр! Призлы урын алган спортчылар һәр яшь төркемендә нәтиҗәләр буенча грамоталар белән бүләкләнделәр.

– Призерлар арасыннан сайлап алып хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары оештырып, Салават шәһәрендә узачак финал ярышларга барачакбыз. Хатын-кызлар фестивале 18–20 ноябрьдә, ә ир-атларныкы 25–27 ноябрьдә узачак, – диде Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Елена Рычкова.

Яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр
Яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: