Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
3 ноябрь 2022, 11:26

Ишекләр һәркем өчен ачык

Чишмә поселогының Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә, 1990 елда оешканнан алып бүгенге көнгә кадәр, балалар да, өлкәннәр дә шөгыльләнә.

Ишекләр һәркем өчен ачык
Ишекләр һәркем өчен ачык

Чемпион тәрбияләү – иң зур бүләк

Пауэрлифтинг буенча спорт мастеры Денис Сөләйманов нәкъ шундый фикердә. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры буларак, быел ул өч төркем алып бара.

Район өчен чыгыш ясаучы 10–12 кешедән торган команда да бар. Алар арасында – Эмиль Ганиев БДУ студенты, пауэрлифтинг буенча спорт мастерлыгына кандидат, узган елгы яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы чемпионы. Максим Колесников күптән түгел мәктәп тәмамлаган, хәзер нефть университеты студенты, 18 яшькә кадәрге үсмерләр арасында суперавырлык категориясендә берничә тапкыр Башкортстан чемпионы, шулай ук узган елның Идел буе федераль округы чемпионы булган. Михаил Яковлев БДУ студенты, быелгы юниорлар арасында республика чемпионы. Аларның барысы да үз университетлары һәм район өчен ярышларда катнашуын дәвам итә.

18 яшькә кадәрге балалар исә спорт-сәламәтләндерү төркемнәренә яисә Денис Мөдәрис улының тренировкалар төркеменә йөри, анда кабул итү ел әйләнәсенә бара.

 

Көчле рух мөһим

– Мин холык тәрбияли алам, әмма балада көчле рух булырга тиеш, – ди Рәсәйнең спорт мастеры һәм Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең бокс буенча тренеры Алексей Исхаков.

2016 елдан башлап дәресләргә йөргән йөздән артык баланың бүгенге көнгә 15е генә калган. Бу егетләр хәзер бөтенрәсәй турнирларында катнаша. Калганнары әлегә үсеп килүче смена.

Бокс буенча тренировкалар иртәдән башлана, 16 яшькә кадәр укучылар, мәктәптәге сменага карап, төркемнәр буенча бүленгән. Сәгать алтыда ярышларда катнашучы җыелма команда, кичке сигезгә эш көненнән соң актив һәм кызыклы ял сайлаган ирләр килә. Алексей Марат улы хатын-кызлар өчен бокс алымы белән кроссфит секциясе дә алып бара. Монда алар зифа буй-сынлы булып кала һәм үз-үзләрен саклау алымнарына өйрәнә ала. Дәресләргә ким дигәндә биш кешелек төркемнәр йөри.

Әлеге вакытта залда тагын бер ринг төзелә, чөнки рингта шөгыльләнү өчен 48әр бала җыела.

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренер Алексей Марат улы, аның әтисе Марат Әхмәт улы һәм кызы Карина Исхакова кебек боксчылар династиясе барлыкка килгән. Быел 14 яшьлек кыз Рәсәй буенча ярышларда өченче урын алган һәм әледән үк илнең җыелма командасы әгъзасы булып тора. Үзе катнашкан 46 ярышта 40 тапкыр җиңүгә ирешкәне бар. Карина үз үрнәгендә башкаларны да спорт белән кызыксындыра.

Быел бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат Данил Романов та яхшы нәтиҗәләргә иреште, Чишмә җыелма командасы капитаны Оренбург шәһәрендә үткән ярышларда беренче урын алды.

 

Йөзү сабырлык таләп итә

Римма Костусенко йөзү буенча спорт мастерлыгына кандидат, шул ук вакытта Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры да. Ул 25 кешедән торган башлангыч әзерлек төркемен һәм беренче, икенче ел шөгыльләнүче ике төркемне, барлыгы 40ка якын кешене йөзү серләренә өйрәтә.

Тренер сүзләренә караганда, бүгенге көндә бассейнда шөгыльләнүче 12–14 яшьлек балаларның беренче разрядлы спортчы булу мөмкинлеге бар. Аларның берсе – Валерия Андреева өлкәннәр нормативын үти инде. Озак-ламый ул Казанда үтәчәк ярышларда рәсми рәвештә разряд алырга тиеш.

Римма Камил кызы аңлатуынча, балалар тәүдә коммерция төркеменә кабул ителә, аннан соң тренерлар составы алар арасыннан бюджет (бушлай) төркем җыя. Анда йөкләнеш зуррак һәм тиешле нәтиҗәгә ирешү мөһим. Кызганычка каршы, балаларның барсы да моның кадерен белми.

Гомумән алганда, бушлай төркемнәр бик сирәк, башка районнарда андый практика юк.

Йөзү буенча 18+ төркемнәре дә, «Башкортстанда озын гомерлелек» программасы буенча йөрүче төркемнәр дә бар, актив пенсионерлар дәресләрне калдырмыйча йөри. Бассейнга болай гына йөзәргә яратучылар да килә, алар өчен һәрвакыт буш урыннар бар. Соңгы ике елда җәйләрен килүчеләр саны да арткан.

Күптән түгел без Римма Костусенконың «Авыл тренеры» программасы буенча 600 мең сумлык сертификат алуы турында язган идек. Бу акчага йорт төзелешен төгәлләвен дә әйтеп китик.

 

Флорбол Чишмәдә дә үсеш ала

– Гандбол, волейбол һәм футболны кышын да уйныйбыз, әмма флорбол кәшәкә белән идарә итәргә өйрәтә, – диде хоккей буенча тренер Сергей Балуев.

– Флорбол буенча мәктәпләр арасында үткәрелгән ярышлардан соң уенның популярлыгы бераз артты, – дип сүзгә кушылды аның хезмәттәше Андрей Вәлиуллин.

Исегезгә төшерәбез, 26 октябрьдә 2010–2011 елгы укучылар арасында флорбол буенча комплекслы ярышлар узды. 6 команда катнашты. Бу безнең районда үткән тәүге ярышлар. Анда Чишмә гимназиясе командасы җиңү яулады.

Флорбол дәресләренә 90 кеше йөри. Сергей Балуев хоккейга мөкиббән киткән кеше, берничә ел элек үзе хыялланганча, флорболның Чишмәдә дә популярлаша баруына шатлана. Тиздән тренерлар Кушнарен районына, аннан соң Рәсәй буенча ярышларга барырга ниятлиләр. Бу балаларга кирәкле тәҗрибә бирәчәк. Безнең якта кыш өч ай булса да, хоккейчыларның күнекмәләре ел әйләнәсенә дәвам итә.

 

Җиңел атлетлар яхшы нәтиҗә күрсәтә

– Костя Никитин республика ярышларында икенче урын алды. Минем төркемдәге балалар Булгаково авылында яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, – ди горурланып җиңел атлетика буенча тренер Галина Нигъмәтуллина.

Агымдагы елда ул өч төркем белән эшли, шуларның берсе – 4нче мәктәптә 1–4нче сыйныф укучылары өчен спорт-савыктыру төркеме. Тренировкаларга һәм беренче-икенче елларда бассейнга йөрүчеләр төркемнәре бар. Барлыгы 40 кеше йөри. Алар йөгерүдән тыш, футбол, волейбол уйныйлар, сикерәләр һәм көч таләп итә торган төрле күнегүләр ясыйлар.

 

Футболчылар янә җиңү яулады

30 октябрьдә «Родник» командасыннан яшь футболчылар «Көз кубогы» дип аталган ачык турнирда катнашып өченче урын алдылар. Уен нәтиҗәләре буенча Аким Рой оста һөҗүм итүче, ә Артур Карачурин иң оста уенчы дип танылды.

Тимур Зарипов һәм Азамат Исмәгыйлев Балалар-үсмерләр спорт мәк-тәбендә футбол буенча тренер булып эшлиләр. Аларның һәркайсының үз төркеме бар.

Мәсәлән, бүгенге көндә Тимур Марс улы алты төркем белән эшли. Анда йөрүче балаларның иң кечкенәләренә 4–5, зурларына 16–17 яшь.

Тимур Марс улы Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә 2009 елдан бирле эшли. Ул үзе дә малайлар һәм кызлар өчен үрнәк булып тора, чөнки районның җыелма, ДЮСШ, «Туклану үзәге», «Премьер», «АТЛАНТ», «Астра РБ – спорт» командалары өчен дә уйный.

Шуны әйтеп үтәргә кирәк, тренерлар футбол уйнарга теләүчеләрне ел әйләнәсенә кабул итә.

 

Халыклар бердәмлеге көнендә эстафета

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә ветераннар советы карамагындагы өлкән яшьтәге чишмәлеләр өчен «Сәламәтлек» төркеме командалары арасында эстафета ярышлары узды.

Алар йөзүгә һәм дәвалау гимнастикасына йөриләр, скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр.

Ярышларда 22 кеше катнашты, җанатарга килүчеләр дә бар иде. Өлкәннәр «Орлята» һәм «Алга» командаларына бүленеп, ашыкмыйча гына барлык сынауларны да уздылар. Судья Галина Нигъмәтуллина белән бәхәсләшүләрен карап торсаң, яшьләрдә дә мондый дәрт юктыр.

Ярыш ахырында капитаннар бәйгесе игълан ителде, аның барышында «Орлята» командасы күптән көтелгән җиңүгә иреште.

Ярышта катнашучылар районның ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев  кулыннан медальләр алдылар, истәлеккә фотога төштеләр.

 

Бу барысы да түгел әле

Әгәр спортның нинди дә булса төре белән кызыксынсагыз яки Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе турында күбрәк белергә теләсәгез, ДЮСШның «ВКонтакте»дагы сәхифәсенә түбәндәге ссылка буенча кереп карый аласыз: https://vk.com/sokchishmy (МаОу – До-Дюсш Чишмы), анда 2022–2023 елларга актуаль бәяләр дә бар.

Ишекләр һәркем өчен ачык
Ишекләр һәркем өчен ачык
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: