Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
28 октябрь 2022, 10:12

Дзюдочылар уңышка ирешә

28 октябрь – Бөтендөнья дзюдо көне. Чишмә поселогының «АРТФитнес» комплексында урнашкан дзюдо түгәрәгенә йөрүче егетләр республика һәм бөтенрәсәй дәрәҗәсендәге ярышларда актив катнашалар.

Дзюдочылар уңышка ирешә
Дзюдочылар уңышка ирешә

Ай башында Туймазы шәһәрендә дзюдо буенча «Хәтер» дип аталган төбәкара турнир булып узган. Камилә Кулуева белән Валерия Панченко Башкортстан, Татарстан республикаларыннан, Чиләбе һәм Оренбург өлкәләреннән килгән 288 катнашучы арасында бронза призерлар булганнар.

Балалар югары категорияле тренер Дамир Абдулкадыйров җитәкчелегендә ике ел шөгыльләнә, аның гомуми тренерлык стажы – 8 ел.

Быел Дамир Радик улы өч төркем, барлыгы 40 бала белән эшли.

Нәтиҗәләргә ирешү өчен тырышлык салырга кирәк, спортчының максаты катнашу түгел, җиңү булырга тиеш, дип саный ул. Шәкертләре дә сынатмый.

Алда язып үткән Валерия Панченко һәм Илиан Таран Башкортстан Республикасы беренчелегендә өченче урыннарны алып, 13 яшькә кадәрге категориядә республика командасы составына кергәннәр һәм Чабаксар шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелегендә республикабыз данын яклаганнар. Туймазы шәһәрендә узган республика беренчелегендә Камилә Кулуева һәм Самира Исмәгыйлева 15 яшькә кадәрге категориядә 5нче урыннарны яулап, шулай ук Башкортстанның җыелма командасы составына кергәннәр.

Берничә ай элек Туймазы шәһәрендә үткән «Локо-Дзюдо» турнирында илнең 12 төбәге катнашты. Валерия Панченко биредә җиңү яулады, ә Камилә Кулуева һәм Руслан Мәҗитов үзләренең авырлык категорияләрендә өченче урыннарны алдылар.

Дзюдоның олимпия спорты булуын исәпкә алып, безнең район балаларының бу юнәлештә шөгыльләнү һәм камилләшү мөмкинлеге булуы аеруча куанычлы.

Дзюдочылар уңышка ирешә
Дзюдочылар уңышка ирешә
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: