Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
19 октябрь 2022, 12:14

Сәламәтлек сагында «АРТФитнес»

«АРТФитнес» командасы өлешчә мобилизацияләү башланганнан соң махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, тормыш иптәшләре һәм балалары өчен махсус программа башлады.

Сәламәтлек сагында «АРТФитнес»
Сәламәтлек сагында «АРТФитнес»

«Бергәлектә көч» проекты – ул бушлай күнекмәләр; әлеге вакытта йога, стретчинг, зумба, соңрак башка юнәлешләр дә булачак. Әлеге проектның максаты физик һәм эстетик нәтиҗәләргә ирешү генә түгел, ә психологик яктан да булышлык итү.

Соңгы берничә елда районда сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр артты. Хәзерге заманда сәламәтлеккә зур игътибар бирелә.

Күпләребез тренировка турында отпускка киткәндә яисә тормышындагы ниндидер мөһим вакыйга алдыннан гына искә төшерә. Фитнес-клубка йөри башлагач кына мөһим һәм көтелгән үзгәрешләр башланыр, дип уйлаучылар да бар. Нәтиҗәдә аларның барысы да үзләре теләгәнгә ирешә, тормыш сыйфаты да яхшы якка үзгәрә.

– Фитнес-клубта шөгыльләнүче хатын-кызлар күнекмәләр ясау белән генә чикләнеп калмый, монда алар бер-берсе белән аралашалар, яңа дуслар табалар. Башка шәһәрдән килгән һәм биредә танышлары булмаган кешеләр өчен бу аеруча мөһим, – дип үз фикерен белдерде администратор Рушана Даянова.

Ә тренажерлар залында, киресенчә, һәркем (тренер белән булсынмы яисә үзе генәме) үз өстендә эшли, иң мөһиме, кирәкле нәтиҗәгә ирешү. Чөнки клубта максатка ирешү өчен дөрес туклану планы көйләнәчәк яки төзеләчәк, сезгә бу эштә квалификацияле белгеч ярдәм итәчәк.

Тренерлар составының эше, беренче чиратта, клиентларның сәламәтлеген ныгытуга һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

«АРТФитнес»та 50 яшьтән өлкәнрәкләр дә шөгыльләнә, анда аеруча көз һәм кыш бакча эшләре тәмамлангач йөрүче хатын-кызлар күп була. Күнекмәләрне дәвалау фитнесы өлкәсендәге белгеч алып бара. Имгәнгәннән һәм операция эшләткәннән соң терәк-хәрәкәт аппараты белән проблемалары булган клиентлар аның булышлыгында реабилитация программасы үтә.

Йөкле хатын-кызлар өчен клуб перинаталь фитнес һәм яшь әниләр өчен бала тапканнан соң тернәкләнү курсы тәкъдим итә.

Клубның иркен залларында, төп юнәлешләрдән тыш, «Задоринки» хореография коллективы, «Авангард» бию студиясе дәресләре үтә, балалар өчен дзюдо һәм фитнес түгәрәкләре эшли, массаж һәм косметолог кабинетлары бар.

Фитнес-клубта еш кына табиблар, психологлар белән очрашулар үтә, алар физик һәм рухи сәламәтлекне ныгыту турында файдалы киңәшләр бирәләр. Җәй көне тренерлар Башкортстан буйлап фитнес-турлар үткәрәләр, саф һавада актив ял һәм күнегүләр оештыралар.

Клуб администраторлары сүзләренә караганда, соңгы елда бирегә хатын-кызлар күбрәк йөри башлаган. Аларның күбесе өчен спорт тормышның аерылгысыз өлешенә әйләнгән.

Сәламәтлек сагында «АРТФитнес»
Сәламәтлек сагында «АРТФитнес»
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: