Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
14 октябрь 2022, 11:56

Иптәшләрчә матч

Надежда Идиатуллина, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы 11 октябрьдә, Башкортстан Республикасы көнендә, ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексының яңа спорт мәйданчыгында ярышлар үтте.

Иптәшләрчә матч
Иптәшләрчә матч

Алкин-2 авылының «Стимул» клубы һәм Чишмә поселогының Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе командалары арасында кече футбол буенча иптәшләрчә матч узды. Киеренке көрәштә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе командасы җиңү яулады. Бу көнне шулай ук ир-атлар командалары арасында Республикасы көненә һәм Чишмә волонтеры Радик Әсфәндияров истәлегенә багышланган футбол турниры булды. Анда дүрт команда: Алкин-2 авылы спортчылары, «Башкир-агроинвест» җәмгыяте, Чишмә шикәр заводы һәм Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе командалары катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1нче урында – Чишмә шикәр заводы, 2нче урында – «Башкир-агроинвест», 3нче урында – ДЮСШ, 4нче урында – Алкин-2 спортчылары.
Бүләкләү тантанасында Радик Әсфәндияровның туганнары һәм якыннары катнашты.
Бу көнне күршедәге баскетбол мәйданчыгында да стритбол (урам баскетболы) буенча ярышлар үтте. Биредә коллектив һәм җыелма командалар көч сынашты. Гимназия педагоглары командасы яхшы нәтиҗә күрсәтте. Районда һәвәскәр командаларның күп булуы куанычлы.

Иптәшләрчә матч
Иптәшләрчә матч
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: