

Ярышлар бокс буенча тренер Николай Двойников истәлегенә багышланды. Чишмә спортчылары үз авырлык категорияләрендә призлы урыннар алдылар. Ислам Гыйләҗетдинов (57 кг категориядә) һәм Ильяс Исхаков (52 кг) өчәр көрәштә катнашып, беренче урыннарны яуладылар. Денислам Абкадыйров 75 кг авырлык категориясендә ике көрәштә катнашып алтын медаль алды.
Станислав Захаровка да 60 кг авырлык категориясендә ике көрәштә икенче урын бирелде. Спортчыларны һәм тренер Алексей Исхаковны яхшы нәтиҗәгә ирешүләре белән котлыйбыз!