

Бу көнне һава торышы ярышта катнашучыларны ныклыкка сынап карарга уйлады, әмма сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларны яңгыр гына куркытмады һәм күтәренке кәефләрен боза алмады.
«Бердәм Рәсәй» Бөтенрәсәй сәяси партиясенең әлеге чараны уздыру өчен грант откан Чишмә бүлеге оештырган ярышларда район предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, спорт ветераннары, балалар, спортчылар һәм теләге булган барлык халык – 500дән артык кеше катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары да күп иде. Ярышлар программасында ике дистанциядә 16 узыш үтте – беренче, икенче сыйныфлар өчен 500 метрга, өлкәннәр һәм чыдамраклар бер километр арага йөгерделәр.
Иң кечкенә йөгерүчеләргә нибары җиде яшь иде. Аларга әти-әниләре һәм картәти-картәниләре көч биреп тордылар. Сигез яшьлек Артем ярыш башлануга ярты сәгать кала әтисе белән бергә күнегүләр ясады. Әнисе билгеләп үтүенчә, «Милләтләр кроссы»нда ул тәү тапкыр катнаша.
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Елена Рычкова «Милләтләр кроссы»нда катнашучыларның барысына да җиңел старт, уңышлар һәм финишка кадәр барып җитүләрен теләде.
Спорт бәйрәмендә катнашучылар стартка басты. Дистанциягә тәүгеләрдән булып башлангыч сыйныф укучылары чыкты. Аларның күбесе йөгерүдә беренче тапкыр катнашты.
– Быел беренче сыйныфта укучы улым белән кросс йөгерергә булдык. Электән чаңгы ярышларында катнашканым бар иде, йөгерүдә дә көчемне сынап карарга теләдем. Балачакта ерак дистанцияләрдә начар йөгерә идем, әмма бүген бөтен көчемне салып 18+ категориясендә өченче булып килдем. Бүген безнең өчен җан атарга килгән кызларым Ирина һәм Маринаның көч биреп торуы ярдәм итте, – диде «Милләтләр кроссы»нда катнашучы Альмира Ланичева.
– Чарадан искиткеч уңай тәэссоратлар алдым.
Хәтта сибәләп үткән яңгыр да кәефне боза алмады. Мин яхшы кәеф һәм уңай тәэссоратлар алу өчен йөгердем, – диде уртача яшьтәгеләр арасында беренче урын алган Ф. Сәхәбетдинов.
Призлы урын алган җиңүчеләргә медальләр, грамоталар һәм «Чишмә» спорт-савыктыру комплексына йөрү өчен мең сумлык сертификатлар тапшырылды, барлыгы 16 призлы комплект уйнатылды.
Ә төп бүләк, әлбәттә, барысының да күңел күтәренкелеге һәм уңай тәэссоратлар алуы булгандыр, мөгаен. Бу көнне социаль челтәрләрдә ярышта катнашучыларның йөзләгән фотосы таралды, һәм чишмәлеләрне сәламәт тормыш рәвеше алып барырга һәм спорт белән шөгыльләнергә өндәде.