Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
9 сентябрь 2022, 11:14

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе: күңелегезгә хуш килгәнен сайлагыз

Яңа уку елы алдыннан балаларның күбесе дәресләрдән тыш нәрсә белән шөгыльләнергә, өстәмә белем бирүнең кайсы юнәлешен үзләштерергә теләүләрен хәл итмәгән була әле.

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе: күңелегезгә хуш килгәнен сайлагыз
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе: күңелегезгә хуш килгәнен сайлагыз

Күптән түгел Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен Ачык ишекләр көне узды.

Быел биредә спортның түбәндәге төрләре: баскетбол, бокс, йөзү, ату, футбол, хоккей һәм шахмат буенча секцияләр эшли. Әмма укучының кайсысын сайлавы мөһим түгел. Иң мөһиме – ул үзен физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да көчле итәчәк тәҗрибәле тренер-укытучыларга йөреячәк. Биредә йөзләгән малай һәм кыз спорт белән шөгыльләнә. Һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала.

– Хоккей бүлегенә биш-алты яшьлек малайлар һәм кызларны җыярга ниятлибез. Дәресләр әлегә спорт залында үтә, ә кышкы чорда Приуралье бистәсендә урнашкан шугалакка күчәчәкбез. Чөнки бу турнирлар үткәрергә, кунаклар кабул итәргә мөмкинлек биргән, җылы чишенеп киенү бүлмәләре белән җиһазландырылган бердәнбер хоккей тартмасы, – диде хоккей буенча тренер-укытучы Сергей Балуев.

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе күп чишмәлеләргә зур тормышка юллама биргән. Укучылар ярышларга баралар, шулай ук төрле спорт чараларында катнашалар.

– Агымдагы елда спорт мәктәбендә балалар белән генә түгел, өлкәннәр белән дә шөгыльләнәчәкбез. Шулай ук «Башкортча озын гомерлелек» программасын тормышка ашыру барышында 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр белән чаралар уздырачакбыз, – дип билгеләп үтте Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Елена Рычкова.

Мәктәп укучыларының нәтиҗәләре белән горурлана һәм яңа укучылар көтеп кала. Ачык ишекләр көненең максаты – балалар күңеленә хуш килгән, үзен күрсәтә алырлык спорт төрен табарга ярдәм итү. Спортның барлык төрләре дә файдалы һәм мөһим, чөнки ул көчле характер, җаваплылык һәм тәртип тәрбияли. Иң мөһиме, бала рәхәтләнеп шөгыльләнсен. Мәктәпне тәмамлаучыларның барысы да һөнәри спортчы булып китми, әмма физкультураны ярату гомерлек була!

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе: күңелегезгә хуш килгәнен сайлагыз
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе: күңелегезгә хуш килгәнен сайлагыз
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: