Чишмэ
+12 °С
Дождь
Спорт
27 Августа 2022, 05:13

Геройлар ярышы: упкын өстенә сикерү

«Патриот» паркында «Геройлар ярышы» киләчәктә традициягә әйләнәчәк һәм ул чаралар планына кертелгән инде. Бу турыда узган җомгада районның беренче экстремаль узышында Башкортстанда «Геройлар ярышы» җитәкчесе Эдуард Шәфиев хәбәр итте.

Геройлар ярышы: упкын өстенә сикерүГеройлар ярышы: упкын өстенә сикерү
Геройлар ярышы: упкын өстенә сикерү

 «Патриот» паркында «Геройлар ярышы» киләчәктә традициягә әйләнәчәк һәм ул чаралар планына кертелгән инде. Бу турыда узган җомгада районның беренче экстремаль узышында Башкортстанда «Геройлар ярышы» җитәкчесе Эдуард Шәфиев хәбәр итте.

Безнең район чишмәлеләр катнашлыгында ярышлар оештырган тәүге муниципалитет булды. Экстремаль узышта предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективларыннан 34 команда катнашты. Бу көнне 170 кеше үзенең чыдамлылыгын һәм куркуны җиңүен сынап карый алды.

«Геройлар ярышы»нда һәркем катнашырга тиеш!». Фиништан соң экстремаль йөгерештә катнашучыларның барысы да шундый бердәм фикергә килде.

Гимназия укытучысы Фаил Сәхәбетдинов 19 августта үзенең чираттагы туган көнен трассада билгеләп үтте. Бу көнне аңа 61 яшь тулды.

– Үземә менә шундый гадәти булмаган бүләк ясадым, – дип елмайды Фаил Наил улы. Команда составында хезмәттәшләре Юрий Воробьев, Илдус Әминов, Карина Исаева һәм Айгөл Вәлитова да бар. 

Катнашучылар арасында узышларның нәрсәдән гыйбарәт булуын моңарчы үз җилкәсендә сынап караучылар да аз түгел иде. Эрнес Кәримов, Алмаз Моратов, Рәфис Карагулов, Резида Хәсәнова, Алина Әхмәтова һәм Нургиз Әхмәтгәрәев раславынча, бу юлы каршылыклар алай ук катлаулы тоелмаган. Алдагы санда аларның муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре арасында үткән узышта бер команда булып катнашуы һәм 108 команда арасында 11нче урын алуы турында хәбәр иткән идек инде.

Бу юлы алар үз командаларында катнашып, башкаларга ярдәм итеп, көч биреп тордылар.

– Балалар борчылды, ә мин юк, – ди Алкин биләмәсе башлыгы Диләрә Бикташева. – Тәүдә барлык каршылыкларны да үтә алырмын, дип уйладым, ә ярышларга килгәч карасам, гел яшьләр, кайберләре хәтта минем балалардан да кечерәк. Әмма старттан соң курку турында оныттым – башымда «команданы артта калдырмаска» дигән бер генә уй булды, – дип кичерешләре белән уртаклашты Диләрә Зиннәт кызы ярыштан соң.

– Яшь комачауламый, – дип сүзгә кушылды Ярми авыл Советы биләмәсе башлыгы Хәнур Исмәгыйлев. – Мин гомерем буе волейбол уйнадым, ике ел элек кенә туктадым. Әмма спортка тугры калдым, көн саен тренажерларда шөгыльләнәм, кар төшү белән чаңгыга басам. «Сәламәт тәндә – сәламәт рух» девизы белән яшим һәм үземне бик яхшы, берничә дистә елга яшьрәк хис итәм.

Чишмә муниципаль район Советы секретаре Надежда Емец «Геройлар ярышы» команда рухын булдыру өчен бик шәп урын, дип билгеләп үтте:

– Бирегә килгән һәр кеше үзенең куркуын җиңеп чыга алды, булдыра алуын раслады, дип әйтергә була. Каршылыкларны бер-береңә ярдәм итмичә узып булмый диярлек, шуңа күрә команда белән катнашу әйбәт, бер-береңә ярдәм итеп кенә максатка ирешелә, –диде ул. «Туклану үзәге» җәмгыяте вәкиле Илнур Әхмәдуллин кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә. Ул футбол буенча җыелма команда капитаны, «Туклану үзәге»ндә барлык спорт чаралары да аның ярдәмендә оештырыла.

– Ике команда берләшеп катнашуыбыз турында игълан иткәч, бераз кәеф төшкән иде. Журналистлар белән бергә йөгердек. Узыш башлангач исә «Мәгълүмат чаралары» командасы сынатмады. Бик шәп булды! – диде финишта Илнур Әхмәдуллин.

Нәтиҗәдә, «Ням-ням инфо» командасы экстремаль йөгерешне 29 минутта узды.

– Катнашуыма бер дә үкенмим. Сынаулар уңай хис-тойгылар уятты, чөнки моңа кадәр тәвәккәлли алмаган идем, – дип кичерешләре белән уртаклашты Чишмә телевидениесе хәбәрчесе Айгөл Халикова.

«Тагын бер катнашыр идем!» – дип аның сүзенә кушылды урындагы телевидение директоры Наталья Аникина.

Ә район гәзите хәбәрчесе Елена Дибаева гаиләсе белән килгән иде. Тормыш иптәше Артем трасса буйлап команда белән бергә йөгереп, көч биреп телефонга төшереп барды. Менә бу ярдәм ичмасам!

– Һәр катнашучы бу йөгерешне кемгәдер яки нәрсәгәдер багышлады. Бик шәп булды, яңа дуслар таптык. Хәзер без, чынлап та, бердәм команда – район журналистлары командасы, – дип билгеләп үтте Елена.

Ярышта Чишмә районы балалар бакчаларының җыелма командасы да катнашты. Аларны хуп-ларга җанатарлар – барлык балалар бакчаларыннан да диярлек хезмәттәшләре килгән иде. Зилә Рәхмәтуллина сөйләвенчә, ярышка ныклап әзерләнгәннәр.

– Башта бердәм чат булдырдык, бер үк төрле киемнәр сатып алдык, девиз өйрәндек, видеога төшереп баручыны билгеләдек, чөнки бу вакыйга тарихта калырга тиеш. Безнең «Аленушка» балалар бакчасы исеменнән кече яшьтәгеләр төркеме тәрбиячесе, өч бала әнисе Вера Биктимерова катнашты. «Геройлар ярышында» катнашучыларның шәхси казанышлары тагын да зуррак үрләр яулауга дәртсендерсен иде. Бик җиңел булмаса да, тырышлыгыбыз өчен лаеклы бүләк алу күңелле! Бәхет, үз көчегезгә ышаныч һәм уңышлар телибез! Безнең көч – бердәмлектә! – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Зилә Исмәгыйль кызы.

«Мин тизрәк үтәр идем. Ник болай акрын кыймылдыйсыз? Үзем йөгерсәм яхшырак булыр иде», – җомга көнне «Геройлар ярышын» читтән күзәтеп торучылар арасында шулай дип әйтүчеләр дә булгандыр, бәлки. Моны исбатлауның бердәнбер ысулы бар – экстремаль ярышта үзең катнашып, каршылыкларны җиңәргә тырышып карау!

«Геройлар ярышын» минем мәкаләләр, фоторәсемнәр һәм видеоязмалар аша күзәткән кешеләр бу каршылыкларны 4 июньнән – стартның тәүге көненнән башлап үз җилкәмдә сынап карарга теләвем турында белә торгандыр. Кулыңа телефон һәм фотоаппарат тотып һәм «Үзегезне ничек тоясыз? Авыр түгелме? Тагын катнашырга телисезме?» дигән сораулар бирүгә һәм өйрәтергә тырышуга караганда, үзең катнашып карау яхшырак бит... Хәзер мин трассада акылның автомат рәвештә «тәннән аерылуын» аңлыйм, анда йөрәгеңнең ярсып тибүен генә тоясың һәм командаңнан калышмаска тырышып йөгерәсең...

Әлеге каршылыкларны ничек үтү турында бераз сөйләп үтәсем килә. «Кулларда асылынып хәрәкәт итү» биремен тәү тапкырдан ук бик азлар гына уза ала дип әйтә алам. Ә менә бауга тотынып торба аша төшү һәм менү күнегүләрен хәтта спорт белән шөгыльләнмәгән кешеләр дә үти ала. Челтәр астындагы сазлы чокырда син ял итәсең, әлеге каршылыкны уйлап табучыларга «упкын» алдыннан ял итү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәтле буласың, кояшны күреп сөенәсең, дусларың һәм хезмәттәшләреңнең сиңа көч биреп һәм ярдәм итәргә тырышып, фотоаппарат тотып йөгерүен шәйләп аласың. Тынны куырган каршылыкларның берсе – упкынга сикерү. Аңа ике төрле биеклектән – өч һәм дүрт метрдан сикерергә мөмкин иде. Психологик биремне – сулы бассейнга сикерүне барсы да үти алмады. Вышкадан сикерергә батырчылык итүчеләр дә күп булмады. «Эверест»ны да бик азлар гына яулады. Куллар һәм аяклар хәлсез, перчаткалар юеш, аркан суга манчыган сыман (һәрхәлдә, миңа шулай тоелды), шуңа күрә ярышта катнашучылар бер-бер артлы түбән шуыштылар, дип уйлыйм.

Менә күптән көткән финиш, шул хәтле арылган, хәтта елмаеп та булмый. Анда һәр катнашучыга жетоннар тапшырылды, ул безгә бик кадерле әйбер булды.

Исегезгә төшерәбез, 24 сентябрьдә «Патриот» паркында каршылыкларны үтү буенча Рәсәй чемпионатын үткәрү планлаштырыла, бу көнне «Геройлар ярышында» теләге булган һәркем катнаша ала.

 Әлегә менә шулар. 

Дәвамы бар...

Геройлар ярышы: упкын өстенә сикерү
Геройлар ярышы: упкын өстенә сикерү
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас