Чишмэ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
4 август 2022, 16:26

Җиңү өчен күп тапкыр җиңелергә кирәк

Чишмәдәге шахмат клубының үз тарихы, үз җиңүчеләре һәм чемпионнары бар. Әлеге клубка 1995 елда Фаил Байбурин, Фигнер Солтанов, Миңнулла Мәрванов һәм Илдар Байбурин нигез салган.

Җиңү өчен күп тапкыр җиңелергә кирәк
Җиңү өчен күп тапкыр җиңелергә кирәк

Районда шахматны үстерүгә шулай ук күп тапкыр район чемпионы булган Альберт Янгуразов та зур өлеш керткән.

Соңгы елларда бик күп кызыклы партияләр уйналды. Шахматта һәркем үзе өчен юаныч таба. Кайберәүләр акыл сәләтен үстерү өчен уйный, кемдер чын спортчы булу һәм спорт мастеры, бәлки гроссмейстер исемен алу максатын куя. Башкалар өчен бу – көрәш һәм ярыш, кемдер көндәлек мәшәкатьләрдән онытылып торып, шул рәвешле ялларын үткәрә. Гомумән алганда, бу мавыктыргыч, тирән һәм стратегик уен.

Шахмат клубының уңышлары яшь шахматчылар белән эшләүче укытучыларның югары һөнәри дәрәҗәсенә бәйле.

– Кызымны уйнарга өйрәтәм дип, 32 яшемдә шахмат белән җитди мавыгып киттем. Дустым Владимир Татаринцев мине рухландыручы остазым булды. Узган елга кадәр без Илдар Байбурин белән бергә эшләдек. Сүз уңаеннан, аның кызы Камилла зур уңышларга ирешә. Узган ел октябрь аенда ул Европа чемпионатының бронза призеры булды. Бу безнең өчен зур казаныш. Без шулай ук Укучылар спартакиадасында күп тапкыр җиңүчеләр булып торабыз. Ә быел клуб республика буенча икенче булды, моңа кадәр өч ел рәттән беренче урында идек. Һәр ике атна саен Уфа шәһәренең Дим районында урнашкан «Толпар» шахмат клубына барабыз. Безнең җыелма командадагы балалар – Ратмир Ишбулатов, Илнур Мөхәммәтдинов, Даниил Байбурин, Эльвира Фәхретдинова бик өметле уенчылар, – дип сөйли Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең баш тренеры Фәрит Нуриев.

Әлеге вакытта шахмат клубында дүрт төркемгә бүленеп 70ләп бала шөгыльләнә. Дәресләр, якшәмбедән тыш, һәр көнне була, сәгать ярым-ике сәгать дәвам итә. Тренер билгеләп үтүенчә, узган елда балалар күп килгән һәм аларның барысы да шахмат дәресләренә бик теләп йөри.

– Туганнарыма карап шахмат белән шөгыльләнә башладым. Әти мине һәм абыемны өч яшьтән үк уйнарга өйрәтте. Ә җиде яшемдә «Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексында урнашкан шахмат клубына йөри башладым. Күп тапкыр ярышларда катнашып призлы урыннар яуладым. Көчле уенчыны җиңгәндә шатлана идем, көчсез көндәшне җиңгәнгә караганда, көчле көндәштән җиңелү яхшырак! – дип үз фикерен белдерде яшь шахматчы Янтур Солтанов. «Иң мөһиме җиңүме яки уенда катнашумы?» дигән сорауга «иң мөһиме – тәҗрибә, Фәрит Мирас улы әйтүенчә, чемпион булу өчен күп тапкыр җиңелергә кирәк», дип җавап бирде ул.

20 июльдә районда Халыкара шахмат көненә багышланган ярышлар булып узды, анда 16 кеше катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча ир-егетләр арасында беренче өч призлы урынны Даниил Байбурин, Марс Кодаяров, Илдар Байбурин алды. Ә кызлар арасында Эльвира Фәхретдинова җиңү яулады, апалы-сеңелле Мирра һәм Милана Мамаевалар призер булдылар.

Җиңү өчен күп тапкыр җиңелергә кирәк
Җиңү өчен күп тапкыр җиңелергә кирәк
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: