Чишмэ
+30 °С
Облачно
Спорт
22 Июля 2022, 05:47

«Атлант» ышанычлы рәвештә алга бара

Шушы көннәрдә Уфаның һәвәскәрләр лигасы футбол кубогы кысаларында, «Нижегородец» стадионында Чишмәнең «Атлант» футбол командасы белән Уфаның «Флипсайд» командасы арасында матч узды.

«Атлант» ышанычлы рәвештә алга бара«Атлант» ышанычлы рәвештә алга бара
«Атлант» ышанычлы рәвештә алга бара

Алга китеп шуны әйтик, бу матч, һичшиксез, капкага кертелгән туплар саны белән дә истә калды.

Беренче таймда ук голлар күп булуын күрдек. Исәпне команда капитаны Эмиль Гусейнов ачты, ул Данис Ногманов тапшырган тупны үкчәсе белән тибеп капкага кертте.  Аннары Данис тәгәрәп килгән тупны эләктереп тагын бер гол кертүгә иреште һәм таблодагы исәпне икеләтә арттырды.

Беренче таймда тәнәфескә кадәр Дмитрий Позднышев бер-берсенә охшаш ике гол һәм Эдуард Нургалиев, «Флипсайд» капкачысына өмет калдырмыйча бер гол  кертә алды.

Икенче таймда «Атлант» һөҗүм итүен дәвам итте һәм исәпне ике урынлы санга җиткерә ала иде, әмма өч гол белән генә чикләнде. Команданың яңа уенчысы Әхмәт Вилданов зур тизлектә көндәшләр оборонасын үтеп, исәпнең 6:0 булуына иреште. Җәмил Гусейнов берничә мөмкинлекне кулдан ычкындырганнан соң, үз тубын кертте. Һәм исәп 7:0 булды. Ингил Исламгулов капкачы белән йөзгә-йөз очрашып, аны ышанычлы рәвештә җиңде һәм бу матчка нокта куйды.

Шул рәвешле «Атлант» 8:0 исәбе белән «Флипсайд» командасын артта калдырып, Уфа һәвәскәрләр лигасы кубогының икенче раундына үтте.

Икенче матчта ул «Умма» футбол командасы белән очрашачак.

«Атлант» ышанычлы рәвештә алга бара
«Атлант» ышанычлы рәвештә алга бара
Автор:Элина Школьная
Читайте нас