Чишмэ
+13 °С
Яңгыр
Спорт
1 июль 2022, 05:31

Авыл уеннары: алга таба барабыз

Узган шимбәдә районның футбол буенча җыелма командасы республиканың муниципаль районнары арасында үткән ярышларда катнашты.

Авыл уеннары: алга таба барабызАвыл уеннары: алга таба барабыз
Авыл уеннары: алга таба барабыз

Җиңү паркы кырында биш команда футбол буенча авыл спорт уеннарының киләсе турына чыгу өчен көч сынаштылар. Җиңүче командалар җыйган очколар нәтиҗәсе буенча билгеләнде. Команда җиңгән өчен өч очко һәм тигез исәп өчен тагын бер очко бирелде.

Барлык матчларда да киеренке көрәш барды. Безнең егетләр уен барышын беренче минутларда ук үз кулларына алдылар, тупны һәм уен темпын контрольдә тоттылар. Чишмәлеләр Благовар районы җыелма командасын 3:1 исәбе белән, Әлшәй районының җыелма командасын 4:0 исәбе белән җиңделәр. Шуның белән алты очко җыйдылар, Бүздәк районы командасы белән беренче урын өчен хәлиткеч матч узды, ул тигез исәп белән тәмамланды һәм безнең җыелма командага тагын бер очко китерде.

– Бу юлы җыелма команда өчен нигездә яшьләр уйнады. Матчлар җиңел булмады, әмма җиңүгә ирешергә тырыштык. Без сакта яхшы тордык, һөҗүмнәр күп булды, һәм бу үз нәтиҗәләрен бирде, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты команда капитаны Айнур Түләков.

Беренче урын алу Чишмә футболчыларына Башкортстан Республикасы авыл спорт уеннары финалына чыгу өчен ярымфинал уеннарда катнашу хокукы бирде. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

Авыл уеннары: алга таба барабыз
Авыл уеннары: алга таба барабыз
Автор:Элина Школьная
Читайте нас