Чишмэ
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
14 июнь 2022, 16:27

«Патриот» паркында «Геройлар узышы»

Районның «Патриот» паркында «Геройлар узышы» каршылыклары булган иң катлаулы трасса буларак истә калыр, мөгаен. Һәрхәлдә, бу көнне ярышта катнашучылар шундый фикердә.

«Патриот» паркында «Геройлар узышы»
«Патриот» паркында «Геройлар узышы»

Районның «Патриот» паркында «Геройлар узышы» каршылыклары булган иң катлаулы трасса буларак истә калыр, мөгаен. Һәрхәлдә, бу көнне ярышта катнашучылар шундый фикердә.

Башкортстаннан Эдгар Осепян, Татарстаннан Константин Сутулов һәм Свердловск өлкәсеннән Михаил Боронкин йөгерү буенча тәүге җиңүчеләр булдылар. Шул ук вакытта алар тәүгеләрдән булып спортның «Каршылыклар белән узыш» төре буенча разряд алдылар һәм үз төбәкләренең җыелма командалары составына да керделәр.

– Бу тормышымдагы иң катлаулы трасса булды. Яңгыр явып торгач йөгерергә җайсыз булды. Моңа кадәр һәр ел ярышларда катнаштым, әмма монысы озакка хәтердә калыр, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Эдгар.

Безнең әңгәмәгә Стәрлетамактан килгән, республикада беренче узышларда катнашкан 23 яшьлек Виктория жиганова да кушылды:

– Трассада минем өчен иң авыры «кулларда йөрү» булды, – диде ул.

Чыннан да, безнең «Геройлар узышы» Рәсәйдә иң экстремаль һәм катлаулы юлларның берсе, биредә су кичәргә, биек стенага үрмәләргә, авыш коймалар, чәнечкеле тимерчыбыклар, җир асты тоннельләре һәм башка каршылыклар аша үтәргә кирәк.

Шуңа карамастан, катнашырга теләүчеләр, бигрәк тә балалар күп булды. Шараннан килгән Данис Гәрәев нибары җиде яшьтә булуына карамастан, һөнәри спортчы инде: районда дзюдо буенча беренче урын алган. Рима Баталова җитәкчелегендәге «Милләт яшьлеге» төбәк җәмәгать фонды тарафыннан оештырылган кросста үз категориясендә аңа тиңнәр булмаган.

– Бернәрсәдән курыкмыйм, төрле каршылыкларны үтү ошый, шуңа күрә биредә дә үз көчемне сынап карарга телим, – диде Данис.

Аның дуслары Арсений Макин, Максим Валегжанин һәм Данил Семенов үзләрен «Уфа егетләре» дип таныштылар. Аларга 11–12шәр яшь.

– Йөгерү белән һәм бау паркында шөгыльләнәбез, роликларда йөрибез, биредә дә үзебезне сынап карыйсыбыз һәм җиңү яулыйсыбыз килде, – дип билгеләп үттеләр яшь уфалылар.

Эльвира Фәтхуллина улы белән Стәрлетамактан килгән, Артур «Узыш. Балалар» ярышында катнашты. Аңа 7 генә яшь, шулай булуга карамастан, ул төрле ярышларда актив катнашучы. Гаилә советында да улларының әлеге узышта катнашуын хуплаганнар, бирегә килүләренә бер дә үкенмиләр. 

– Мин бернәрсәдән дә – пычрактан да, яңгырдан да, каршылыклардан да курыкмыйм, – дип елмайды Артур старт алдыннан. Һәм үз командасы белән финишка барып җиткәндә дә йөзендә елмаю балкый иде.

«Геройлар узышы» трассасы безнең «Патриот» паркына республиканың төрле төбәкләреннән килгән курсантлар өчен дә сынауга әйләнәчәк.

«Патриот» паркында «Геройлар узышы»
«Патриот» паркында «Геройлар узышы»
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: