Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
20 Май 2022, 10:07

Иҗади уңышлар, яңа идеяләр һәм җиңүгә ирешү

Элина Школьная Пионерлар һәм укучылар йорты залында уку алдынгылары, бөтенрәсәй олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә, иҗади, техник бәйгеләрдә һәм спорт ярышларында җиңгән Сәләтле балалар слеты булды һәм призерлар бүләкләнде.

Иҗади уңышлар, яңа идеяләр һәм җиңүгә ирешү
Иҗади уңышлар, яңа идеяләр һәм җиңүгә ирешү

Чишмәле Карина Исхакова 14 яшендә үк Башкортстан Республикасының һәм Идел буе федераль округының бокс буенча ике тапкыр чемпионы булды.

22 майда ул Рәсәй чемпионатында җыелма команда составында безнең республика данын яклаячак. Үткән җомгада ул һәм тагын 85 уку алдынгысы Чишмә районының Сәләтле балалар слетында катнашты. Бу юллар авторы Карина, башка яшь боксчылар, шулай ук аларның тренеры Алексей Исхаков белән очраштык. Ни өчен бокс белән шөгыльләнергә булдың, дигән сорауга ул уйлап та тормыйча, боксчылар тренеры булган әтием белән картәтием рухландырды, дип  җавап бирде.

Уку елы йомгаклары буенча Сәләтле балалар слетына үзләренең фикерләү осталыгы, таланты һәм үҗәтлеге белән югары нәтиҗәләргә ирешкән балалар җыелды. 2021–2022 уку елында Чишмә укучылары Бөтенрәсәй олимпиадасының республика этабында 18 призлы урынга лаек булдылар.

Бүләкләү тантанасында Бөтенрәсәй олимпиадасында җиңү яулаган 1нче мәктәп укучылары Әмир Исмәгыйлев, Максим Колесников һәм Рөстәм Шәмсетдинов тәбрикләнде. Алар Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиясенә лаек булдылар.

Шулай ук Бөтенрәсәй укучылар олимпиадасының төбәк этабы призерларын әзерләгән 9 педагог-остаз бүләкләнде. Барлык катнашучыларга грамоталар һәм сертификатлар тапшырылды.

«Сез – Чишмә районының горурлыгы», – дип билгеләп үтте район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм призерларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерде.

Ул балаларга иҗади уңышлар, яңа идеяләр һәм, әлбәттә, җиңүгә ирешүләрен теләде.

Концерт программасын «Бусинки» һәм «Фейерверк» ансамбльләре чыгышы, Эрика һәм Тимерлан Мурзиннарның башкорт биюе бизәде.

Иҗади уңышлар, яңа идеяләр һәм җиңүгә ирешү
Иҗади уңышлар, яңа идеяләр һәм җиңүгә ирешү
Автор:
Читайте нас: