Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
17 апрель 2022, 11:18

Гаилә стартлары

Узган шимбәдә «Чишмә» спорт комплексында «Әти, әни, мин!» дип аталган гаилә ярышлары булып узды.

Гаилә стартлары
Гаилә стартлары

Төп приз өчен тугыз команда көч сынашты. Ярышлар допингка каршы «Чиста спорт көне» программасы барышында узды. Катнашучыларга төрле сынаулар үтәргә, эстафеталарда, уеннарда үзләренең бердәмлеген һәм җитезлеген күрсәтергә туры килде. Һәр команданың нәтиҗәсен балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренерлары бәяләде.

Нуриевлар, Башмаковлар һәм Галиуллиннар иң тату команда булып чыктылар – һәр команда үз яшь категорияләрендә җиңүче дип табылды. Әюповлар, Касыймовлар һәм Сәгыйтовлар исә икенче урын алдылар. Ә Вәлетдиновлар, Әюповлар һәм Абросимовлар гаиләләре өченче урында булдылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде, ә җиңүчеләргә кубоклар тапшырылды.

Гаилә стартлары
Гаилә стартлары
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: