Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
26 март 2022, 16:47

Хәрәкәттә – бәрәкәт!

Чишмәлеләр хезмәткә һәм оборонага әзерлек буенча нормативлар тапшырдылар. 19 мартта районда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрәсәй физкультура-спорт комплексы фестивале узды.

Фестиваль ачылу тантанасы
Фестиваль ачылу тантанасы

«Чишмә» спорт-савыктыру комплексына фестиваль башланганчы ук бик күп катнашучылар җыелды. Алар арасында муниципаль хезмәткәрләр, шул исәптән район оешмалары җитәкчеләре, авыл һәм район Советы депутатлары да бар иде.

– Барысы да спорт киемендә булгач, беркемне дә танып булмый, – дип елмайды катнашучыларның берсе.

– Әйтмә дә. Без дә, сезнең кебек, бөтен авыл Советы коллективы белән килдек. Хезмәттәшләрдән калышырга ярамый, һәр чарада актив катнашырга кирәк, дип уйладык, – диде аның танышы.

Фестиваль ачылу уңаеннан оештырылган тантаналы линейкага 130дан артык кеше тезелеп басты.

– Бүген без үзебезне сынап карарга, физик сәләтебезне күрсәтергә җыелдык. Кадерле коллегалар, сезне фестивальдә галстуксыз һәм эш костюмыннан башка, яхшы кәефтә күрүемә шатмын. Күпләр безнең балачакта ГТО тапшыруны хәтерли торгандыр, әлеге тәртип 60 еллап дәвам итте. Ил президенты Владимир Путин 2014 елда янә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» физкультура-спорт комплексы турындагы яңа указга кул куйды. Барыгызга да уңышлар, барлык сынауларны да уңышлы үтүегезне телим, – дип сәламләү сүзен тәмамлады Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

2021 елда предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр арасында узган муниципаль район Спартакиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы да күңелле үтте.

Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Марат Вәлимхәммәтов сүзләренә караганда, спартакиадада пандемия булуга карамастан, предприятие һәм оешмалардан һәм авыл биләмәләреннән бишәр команда катнашкан.

– Спорт ярышларына актив киләбез, бу без алган беренче генә кубок түгел. Бүген менә авыл Советының барлык коллективы белән, ун кеше килдек. Сүз уңаеннан, бер шәхси эшмәкәребез дә ГТО нормативын тапшырырга теләк белдерде. Безнең авыл Советында спортка зур игътибар бирелә, өлкәннәр дә, яшьләр дә актив катнаша. Мәсәлән, шахмат түгәрәкләре бар, Түбән Тирмәдә теннис белән шөгыльләнәләр, Ярмидә дә бильярд һәм теннис уйныйлар. Калмаш мәктәбе укучылары арасында чаңгы спорты популяр. Районда үткәрелгән ярышларны гына көтеп тормыйбыз, үзебез дә халык арасында спорт чаралары оештырырга тырышабыз, – диде Ярми авыл Советы биләмәсе башлыгы Хәнур Исмәгыйлев.

Шуңа күрә Ярми авыл Советының авыл биләмәләре арасында үткәрелгән муниципаль спартакиадада җиңү яулавы очраклы түгел.

Чарада катнашучыларга төрле нормативлар тапшырырга: турникта күтәрелергә, гимнастика эскәмиясенә басып алга таба иелергә, идәндә яткан килеш гәүдәне күтәрергә, чаңгыда йөрергә, йөзәргә, атарга һәм башка спорт төрләрендә көчләрен сынап карарга һәм җитезлек күрсәтергә тәкъдим ителде. Барлык ярышлар шәхси һәм команда зачетларында үтте. Һәр мәйданчыкта судьялар – спорт мәктәбе тренерлары нәтиҗәләрне язып бардылар.

– Һәр катнашучыга дүрт спорт төре буенча: ике мотлак һәм ике нормативны үзләренә сайлап тапшырырга тәкъдим ителде. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, күпләр аларның барысын да диярлек тапшырды. Фестивальгә җитәкчеләр, депутатлар һәм муниципаль хезмәткәрләр килүе сөендерә. Бүген алар нормативларны күтәренке кәеф белән тапшырдылар, чынлап та яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Ә бит биредә районның көчле спортчылары түгел, ә гади кешеләр җыелды. Бүгенге фестивальгә районда эшләүчеләрнең якынча 70%ы килде, – диде ГТО буенча тест үткәрү үзәге мөдире Сергей Балуев.

– Чишмәлеләр бик теләп ярышларда катнаштылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр, тәнәфесләрдә танышлары белән күрешеп сөйләштеләр. Чарада катнашучылар грамоталар, медальләр һәм сувенирлар белән бүләкләнә. Шулай ук авыл биләмәләре һәм депутатлар корпусы арасында да йомгак ясалачак, җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар биреләчәк, – дип билгеләп үтте С. Балуев.

Ирина Гарифуллина да тәэссоратлары белән уртаклашты:

– Мин Лесной авыл Советы биләмәсендә эшләр белән идарә итәм. Бүген спорт төрләре буенча көчебезне сынап карый алдык. Ачыклануынча, мин әйбәт кенә атам икән. Тормыш иптәшем белән (ул төньякта эшли) балаларда кечкенәдән спортка мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Кызыбыз Ализәгә – җиде, улыбыз Булатка биш яшь. Бергәләп бассейнга йөрибез һәм чаңгыда шуабыз, – диде ул.

ГТО үзәге мөдире Сергей Балуев билгеләп үтүенчә, район халкы өчен мондый фестивальләр даими үткәреләчәк.

Хәрәкәттә – бәрәкәт!
Хәрәкәттә – бәрәкәт!
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: