Чишмэ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
9 март 2022, 10:11

Уфада якташыбыз истәлегенә мемориал узды

27 февральдә Уфа шәһәренең «Толпар» спорт комплексында (Дагыстан урамы, 35) якташыбыз, республиканың танылган балалар тренеры Фаил Якуп улы Байбурин истәлегенә багышланган шахмат турниры узды.

Уфада якташыбыз истәлегенә мемориал узды
Уфада якташыбыз истәлегенә мемориал узды

Билгеле булуынча, районда аның ярдәмендә шахмат уены яңа дәрәҗәгә күтәрелгән. 

«Толпар» спорт клубы хәбәр итүенчә, турнирга республиканың төрле төбәкләреннән, шул исәптән Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекама, Ишембай шәһәрләреннән, Раевка, Борай, Красноусольский, Жуково, Мәсәгүт авылларыннан һәм, әлбәттә, Чишмә районыннан 49 шахматчы килгән, бер халыкара мастер һәм Халыкара шахмат федерациясенең биш мастеры катнашкан.

Турнир нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Ир-атлар: 1 урын – Роберт Ямилов (Уфа, «Профи» спорт клубы), 2 урын – Ринат Фәхретдинов (Ишембай, УДАТУ), 3 урын – Гор Глиджян (Уфа, «ZebraChess» спорт клубы), 4 урын – Тигран Мөхетдинов (Уфа, «Толпар» спорт клубы), 5 урын – Артем Киселев (Уфа).

Хатын-кызлар: 1 урын – Арина Москвина (Октябрьский шәһәре, «Толпар» спорт клубы), 2 урын – Камилла Байбурина (Чишмә, «Толпар» спорт клубы), 3 урын – Аделя Таҗетдинова (Уфа шәһәре, «Толпар» спорт клубы).

Ветераннар (60 яшьтән өлкәнрәк):

1 урын – Марс Кодаяров (Чишмә районының Черниговка авылы), 2 урын – Илмир Мөхәммәтҗанов (Әлшәй районының Раевка авылы).

Уфа шәһәреннән Алексей Игнатьев укучылар арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, истәлекле медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

Якташыбыз хөрмәтенә үткәрелгән әлеге чара яхшы традициягә әйләнер, ә чишмәлеләр шахмат уенына гашыйк булган һәм бик күп сәләтле шахматчылар тәрбияләгән, безнең районда гына түгел, республикада да билгеле булган Фаил Якуп улын онытмас, дип ышанасы килә.

Шуны әйтеп үтәргә кирәк, билгеле шахмат остасының балалары да аның юлыннан киткән. Улы Илдар Байбурин Рәсәйдә танылган тренер, әйткәндәй, аның кызы, Европа чемпионатларында уңышлы чыгыш ясаучы Камилла Байбурина – Фаил Якуп улының оныгы. Кызы Роза Дәүләтшина да Октябрьский шәһәрендә шахмат буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә әйдәүче тренер булып эшли, әйткәндәй, ул әлеге ярышларны оештыруда ярдәм иткән һәм судья булган. Тагын бер оныгы Айнур Сабирҗанов (спорт мастерлыгына кандидат) – Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының һөнәри тренерлар ассоциациясе тренеры.

Уфада якташыбыз истәлегенә мемориал узды
Уфада якташыбыз истәлегенә мемориал узды
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас: