Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
4 март 2022, 12:58

Яшь чишмәлеләр республика бәйгеләрендә җиңү яуладылар

1нче мәктәпнең 3 «Е» сыйныф укучылары «Сәламәт буын – көчле төбәк» спорт-белем бирү проектын тормышка ашыру барышында үткәрелгән республика бәйгесендә абсолют җиңүче булдылар.

Яшь чишмәлеләр республика бәйгеләрендә җиңү яуладылар
Яшь чишмәлеләр республика бәйгеләрендә җиңү яуладылар

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенрәсәй физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырганда аларга тиңнәр булмады. Бу турыда үткән ел йомгаклары буенча төбәк бәйгесе нәтиҗәләре игълан ителгәч билгеле булды. Ул вакытта булачак җиңүчеләр икенче сыйныфта гына укыганнар әле.

Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуров, «Сәламәт буын – көчле төбәк» проекты кураторы Елена Прохорова, мәгариф идарәлеге начальнигы Зилә Ямалетдинова, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Елена Рычкова тантаналы линейкада укучыларны бүләкләделәр.

Исегезгә төшерәбез, республика бәйгесендә 2021 елның язында «Сәламәт буын – көчле төбәк» спорт-белем бирү проектын тормышка ашыру барышында муниципаль районнардан һәм шәһәр округларыннан 1–4 сыйныф укучылары катнашты. 101 гомуми белем бирү учреждениесеннән 182 сыйныф катнашуга гариза бирде. Спорт мәктәбе директоры Елена Рычкова билгеләп үтүенчә, 2018 елда проектта Чишмә районыннан бер генә сыйныф катнашкан. Ә үткән елда беренче мәктәптән дүрт сыйныф, 2нче, 4нче һәм 5нче мәктәпләрдән берәр сыйныф катнашкан. Нәтиҗәдә, 1нче мәктәпнең 1 «В» сыйныф укучылары 64 сыйныф арасында 9нчы урын алганнар, 3 «Б» сыйныф 30 сыйныф арасында алтынчы урын, 4нче сыйныф 34 сыйныф арасында бишенче урын, ә 2 «Е» сыйныфлар (хәзерге 3 «Е» сыйныф) 51 сыйныф арасында җиңү яулаганнар. Киләчәктә бәйгегә гимназия, Алкин-2 һәм Шөнгәккүл мәктәпләре укучылары да кушылачак.

3 «Е» сыйныфта белем алучы һәр укучы истәлекле кубок, медаль һәм диплом белән бүләкләнде.

1нче мәктәпнең физкультура укытучысы Люция Исаковага һәм сыйныф җитәкчесе Олеся Мостаевага диплом тапшырылды. Мәктәп директоры Рамил Уразмәтовка БР Спорт министрлыгының Рәхмәт хаты, ә 2 «В» сыйныф укучыларына «Сәламәт буын – көчле төбәк» проектында катнашучыларның значоклары һәм таныклыклары, мәктәпкә спорт кирәк-яраклары алу өчен сертификат тапшырылды.

Бәйгегә әзерлек барышында укучылар бик нык тырышканнар, чөнки кайберәүләр моңа кадәр йөзә дә белмәгән бит. Ә хәзер атнага ике тапкыр бассейнга йөрү күркәм гадәткә әйләнгән. Мондый югары нәтиҗәләргә тренер, физкультура укытучысы Люция Исакова ярдәмендә генә ирештек, дип исәпли тугыз яшьлек Эмиль Собханкулов. Глеб Марченко өлкәннәр тарафыннан һәрчак ярдәм тоюы, сыйныфташлары кебек җиңүгә омтылуы турында сөйләде. Ә Арсен Солтанов хәзер әтисе белән бергә тренажерлар залына даими күнекмәләргә йөри. 3нче сыйныфта укучы кызларның күбесе гимнастика белән шөгыльләнә. Барлык укучылар да бик теләп төрле спорт түгәрәкләренә йөри башлаганнар. Балалар әлеге җиңү белән горурланалар һәм чиксез бәхетлеләр. Бу аларның янып торган күзләреннән һәм елмаюлы йөзләреннән күренә.

– Бүләкләребез өй түрендә торачак, – ди алар.

Тренер Люция Николаевнаның сүзләренә караганда, кайчандыр спорт ярышларында катнашып үз мәктәпләренең данын яклаган, шуңа күрә барысын да аңлап торган ата-аналар зур ярдәм күрсәткән. Сергей Балуевның ярдәме дә зур булган, ул аз тәэмин ителгән гаиләләрдә үскән балаларга футболка-лар сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен түләгән.

Укытучы Олеся Мостаева укучылары белән горурлана, спорт белән актив шөгыльләнү, беренчедән, яхшы укырга ярдәм итә, икенчедән, команда рухы укучыларны берләштерә – алар бер-берсе өчен җан атып тора, ди ул.

Чөнки тырыш хезмәт, үз сүзеңдә нык тору һәм тәртип җиңүгә ирешергә ярдәм итә.

Яшь чишмәлеләр республика бәйгеләрендә җиңү яуладылар
Яшь чишмәлеләр республика бәйгеләрендә җиңү яуладылар
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: