Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
2 март 2022, 17:05

Футбол дөньясына ишек ачу

Балалар футболы – заманча һәм популяр шөгыль, ата-аналарның күбесе балалары өчен шул спорт төрен сайлый.

Футбол дөньясына ишек ачу
Футбол дөньясына ишек ачу

Уникенче ел балалар тренеры булып эшләүче Тимур Зарипов белән әңгәмәләштек. Ул  –  республика ярышларында Чишмә районы данын яклаучы «Родник» командасы футболчысы.

– Балалар футбол командасы тренеры һәм гомумән педагог булу бик авыр, – дип билгеләп үтте Тимур. – Тик мин тормышымны шуннан башка күз алдына китерә алмыйм, эшемне яратам. Тренерым Раил Гомәров бик нык ярдәм итте, аңардан башка, бәлки, башкарып чыга алмас идем. Ул мине дулкынлануны җиңәргә, аңлый белергә, гадел, сизгер, сабыр һәм хәлгә карап катгый булырга өйрәтте.

– Малайларны күнекмәләргә йөртә башлаганда сезгә нибары 22 яшь булган. Хәзер инде беренче укучыларыгыз күптән мәктәпне тәмамлаганнар, хәтта гаиләле булырга да өлгергәннәр.

– Кайберләренең әле дә спортка тугры калып җыелма команда өчен уйнавы күңелгә ятышлы.

Әлеге вакытта спорт мәктәбендәге түгәрәкләргә йөздән артык бала йөри. Поселоктан гына түгел, башка торак пунктлардан да киләләр. Мәсәлән, Шөнгәккүл, Салих, Әмин, Келәш, Ар егетләре миңа тренировкага йөри. Элек Благовар районыннан да малайлар бар иде. Бала хыялына каршы килмәгән ата-аналарны хөрмәт итәм. Бәлки, аның язмышында нәкъ футбол хәлиткеч уен булыр һәм баланың спортка сәләтен ачыкларга ярдәм итәр.

– Футбол белән мавыга башлаган һәм ныклап спорт белән шөгыльләнгән бала үзгәрәме?

– Балалар 7 яшьтән башлап ярышларда катнашалар. Беренчедән, алар мөстәкыйль, җаваплы булалар – ярышларга барганда шунсыз булмый. Һәркем үзе өчен генә түгел, команда өчен җавап бирә – шул рәвешле команда рухын үстерәбез. Футбол бик хисле уен: әгәр бала бу энергияне ала һәм аның белән идарә итәргә өйрәнә икән, күп нәрсәгә ирешергә мөмкин.

– Балалар тренеры булып эшләү – бик җаваплы эш. Чөнки тәүге тренер – бала тормышында бик мөһим кеше. Ул балага спорт дөньясының барлык якты якларын я ача, яки бу ишекне мәңгегә яба.

– Сезнең белән тулысынча килешәм. Ышаныч яулау өчен балаларның тормышы белән кызыксынырга һәм алар белән бер телдә сөйләшергә кирәк. Минем фикеремчә, безнең эштә иң мөһиме – спорт белән шөгыльләнә башлаган баланы хуплау, үз укучыңны яклау.

– Ата-аналарга баланың спортка сәләте булуын ничек ачыкларга? Бәлки аны даими тренировкалар белән җәфаларга кирәкмидер, ә шәхесен үстерүнең башка юлларын эзләргәдер?

– Һәрхәлдә, моны аңлау өчен, ким дигәндә, бер ел шөгыльләнергә кирәк. Тренировка бер елга исәпләнгән – дәресләр уку елында башлана; гомуми физик әзерлек белән шөгыльләнәбез, җитезлекне үстерүгә, хәрәкәтне җайга салуга игътибар итәбез; аннан соң гына махсус әзерлеккә – туп белән эшләүгә күчәбез.

Сүз уңаеннан, спорт мәктәбендә икенче ел инде дүрт яшьлек балалар командасы җыела, һәм шуны билгеләп үтәргә кирәк – кечкенә балалар туп белән бик тиз эш итәргә өйрәнә.

 Яшь футболчылар белән тренировка алдыннан берничә минут сөйләшеп алдык. Тугыз яшьлек Аким Рой тренерының һәр хәрәкәтен күзәтә. Ул өч ел элек футбол белән җитди мавыккан һәм киләчәктә команда капитаны булырга тели.

– Мин сулагай, дөньяның иң яхшы уенчысы – Мейсон Тони Маут та сулагай, мин аның уйнавын карарга яратам, – дип сүзгә кушылды Әскәр Каһарманов. Ә 11 яшьлек Реналь Гомәров Криштиан Рональд кебек булу өчен бирегә килгән. Моңа кадәр урамда дуслары белән футбол уйнаган. Мират Чинаевка җиде яшь кенә, быел җәй футбол белән мавыга башлаган, күнекмәләргә язылу өчен уку елы башлануын чак көтеп алган. Теләген әнисе дә хуплаган һәм улын Тимур Зарипов янына алып килгән.

«Бала югары дәрәҗәдә уйнамаса да, борчылырга кирәкми – аның каравы, ул гаҗәеп спорт дөньясы белән танышачак, дуслары күп булачак, кешеләр белән аралашачак. Һөнәри футбол – ул айсбергның иң югары ноктасы гына. Балалар-үсмерләр командалары координаторы Василий Костровский «Дуслар белән футбол уйнау һәм һәвәскәрләр дәрәҗәсендә футбол белән шөгыльләнү, бәлки, мөһимрәктер дә», – дип бик дөрес әйткән.

 

Футбол дөньясына ишек ачу
Футбол дөньясына ишек ачу
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: