Башкортстанның яшь шахматчылары ике алтын медаль алды. Бу – Идел буе федераль округның барлык субъектлары арасында иң яхшы нәтиҗә. Округ беренчелегендә БР Спорт министрлыгы, шулай ук Башкортстанның шахмат берләшмәләре вәкилләре тарафыннан оештырылган республика җыелма командасы катнашты. Якташыбыз Камилла Байбурина зур уңышка иреште («Толпар» спорт клубы, тренеры Илдар Байбурин). Ул 19 яшькә кадәрге кызлар арасындагы турнирда беренче урын алды, шулай ук шахмат композициясе буенча ярышларда көмеш медаль яулады.
Камилла Байбурина Бөтенрәсәй ярышлары тәмамлануга Сербиянең Нови-Сад шәһәренә очты, анда 27–31 декабрьдә яшьләр арасында шахмат буенча Европа беренчелеге узды. Ул анда да бронза медаль яулады.