Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
26 декабрь 2021, 11:47

«GRIZZLY» көрәшчеләре җиңүгә иреште

16–20 декабрьдә Туймазы шәһәрендә кикбоксинг буенча (лоу-кик бүлегендә) Рәсәй Кубогы һәм Бөтенрәсәй турниры узды.

«GRIZZLY» көрәшчеләре җиңүгә иреште
«GRIZZLY» көрәшчеләре җиңүгә иреште

Башкортстан җыелма командасы составында Чишмәнең «GRIZZLY» көрәшчеләр клубы спортчылары Руслан Туктаров, Георгий Березкин, Эрнест Сафин һәм Тимур Яруллин да катнашты. Аларны котлау өчен сәбәп бар. Руслан Туктаров ярыш нәтиҗәләре буенча Рәсәй Кубогы чемпионы булды, шулай ук спорт мастеры исемен раслады. Бөтенрәсәй турнирында җиңү яулаган Георгий Березкин да спорт мастеры исемен раслады, ә Эрнест Сафин турнирның көмеш призеры булды.

«GRIZZLY» клубында билгеләп үтүләренчә, спортчыларны алда яңа ярышлар – К1 кикбоксинг буенча Рәсәй Кубогы көтә.

«GRIZZLY» көрәшчеләре җиңүгә иреште
«GRIZZLY» көрәшчеләре җиңүгә иреште
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: