Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
3 декабрь 2021, 15:15

Спорт авырлыкларны җиңәргә булыша

Чишмә районы инвалидлар җәмгыяте спортчылары төрле спорт ярышларында җиңү яулаулары һәм Бөтенрәсәй бәйгеләрендә югары нәтиҗәгә ирешүләре белән сөендерә.

Фәнис Байбурин белән Фәрит Рәхмәтуллин (сулдан уңга)
Фәнис Байбурин белән Фәрит Рәхмәтуллин (сулдан уңга)

Келәш авылыннан Фәнис Байбурин илнең 53 төбәгеннән 400дән артык  кеше катнашкан «ПАРА-Крым 2021» Бөтенрәсәй физкультура-спорт фестивалендә 88 килограммга кадәр авырлык категориясендә пауэрлифтинг буенча алтын медаль яулады. Ул әлеге спорт төре белән биш ел шөгыльләнә, тренеры – Фәрит Рәхмәтуллин, ул да фестивальдә 97–107 килограмм авырлык категориясендә 140 кг нәтиҗә белән беренче урын алган (сүз уңаеннан, ул республикада терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында бу спорт төре белән тәү башлап шө-гыльләнүчеләрнең берсе, Рәсәй чемпионы исемен һәм Рәсәй Кубогын алучы). Фәнис өч ел элек Кырымда, тренировкалар вакытында, җилкәнле спорт белән дә мавыга башлаган, шулай ук көрәш төрләре буенча ярышларда да катнаша. Фәнис Әбделмәҗит улы туган авылында яңа спорт комплексы ачылуга бик шат – шөгыльләнү өчен анда көн саен бара. Әмма тренировкаларга «Чишмә» спорт комплексына килә, чөнки спортчыларга шөгыльләнү өчен страховкалы махсус спорт тренажерлары кирәк. Ә алар биредә генә бар, кайберләре Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең республика оешмасы тарафыннан бүләк ителгән.

– Спорт белән шөгыльләнү ярдәм итә, ил һәм республика буенча ярышларга бик еш йөрибез. Кешеләр белән аралашабыз, яңа дуслар табабыз, – ди Фәнис Әбделмәҗит улы. Хәзер аның үзен дә, тәҗрибәле спортчы буларак, осталык класслары үткәрергә чакыралар. Спорт туры мәгънәдә аякка басарга яки тумыштан килгән авыруларны җиңәргә ярдәм итә.

Әмма спорт һәм физкультура – ул үзмаксат кына түгел, ә кешегә ярдәм итүнең бер юнәлеше, аңа ачылырга, авыруы сәбәпле үз эченә бикләнмәскә булыша.

Чишмәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бушлай тренажерлар залы эшли. Электән хәбәр итүебезчә, Чишмә районының инвалидлар оешмасы грант отты һәм Президент грантлары фонды исәбенә «Мөмкин булмаганны булдырып» проекты буенча физик күнегүләр белән шөгыльләнү өчен адаптив тренажерлар сатып алынды.   

Күптән түгел тагын бер шатлыклы хәбәр ишетелде: «Идел» инвалидлар клубының чираттагы ХХ спартакиадасы нәтиҗәләре буенча чишмәлеләр район оешмалары арасында беренче урын яулады.

 

Безнең белешмә

Әлеге вакытта Башкортстанда инвалидлыгы булган якынча 290 мең кеше яши – бу республика халкының 7–8%ы. 1988 елдан бирле эшләп килүче Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятендә 1,6 миллион кеше исәптә тора.

Спорт авырлыкларны җиңәргә булыша
Спорт авырлыкларны җиңәргә булыша
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: