Чишмэ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
30 ноябрь 2021, 12:19

Якташыбыз – көмеш призёр

19–20 ноябрьдә Калмыкия Республикасының Элиста шәһәрендә Б. М. Комушев истәлегенә багышланган билбау көрәше буенча бөтенрәсәй ярышлары узды.

Якташыбыз – көмеш призёр
Якташыбыз – көмеш призёр

Илебезнең 15 төбәгеннән килгән 80 спортчы арасында якташыбыз Рим Ибраһимов та бар иде. Тумышы белән Калмаш авылыннан булган спортчы безнең районда үткән барлык ярышларда актив катнаша. Спортның бу төре белән ул алты яшеннән шөгыльләнә башлаган. Әлеге вакытта билбау көрәше буенча спорт мастеры, 35 яшьлек Рим Уфа политехника колледжында физкультура укытучысы булып эшли, аның укучылары да спортның шул төре белән шөгыльләнә.

Әлеге бөтенрәсәй ярышларында ул Башкортстан җыелма командасы составында 82 килограммга кадәрге авырлык категориясендә көмеш призер булды.

Әйткәндәй, Ябалаклы авылында туган, политехника колледжында укучы Данил Кәримов та аның белән бергә ярышта катнашкан һәм 75 килограммга кадәрге авырлык категориясендә бронза медаль алган.

Якташыбыз – көмеш призёр
Якташыбыз – көмеш призёр
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: