Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
30 ноябрь 2021, 17:37

Хезмәткә һәм оборонага әзерлек тикшереләчәк

22 ноябрьдән 22 декабрьгә кадәр гомумбелем бирү оешмалары укучылары арасында «Иң яхшы ГТО сыйныфы» фестивале уза.

Хезмәткә һәм оборонага әзерлек тикшереләчәк
Хезмәткә һәм оборонага әзерлек тикшереләчәк

С. Балуев, ГТО үзәге мөдире

Аны физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә район мәгариф идарәлеге оештыра. Максаты – башлангыч һәм югары сыйныф укучылары арасында спорт белән шөгыльләнүне һәм ГТО (хезмәткә һәм оборонага әзерлек) комплексын тапшыруны популярлаштыру.

Беренче этапта физкультура дәресләрендә ГТО комплексы нормативларын тапшыруга әзерлек барачак, ә инде икенче этапта укучылар районның ГТО тестлау үзәгенең судьялар бригадасы әгъзаларына үзләренең әзерлек дәрәҗәсен күрсәтәчәкләр.

ГТО комплексы нормативларын һәм аерымлык билгеләрен үтәгән һәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (АИС ГТО) теркәлгән катнашучыларның нәтиҗәләре, ГТО комплексын тиешле аерымлык билгесе белән бүләкләүгә тәкъдим итү өчен, районның хезмәткә һәм оборонага әзерлек тесты үзәге тарафыннан исәпкә алыначак.

Ә иң яхшы нәтиҗә күрсәткән сыйныфлар фестиваль нәтиҗәләре буенча дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Хезмәткә һәм оборонага әзерлек тикшереләчәк
Хезмәткә һәм оборонага әзерлек тикшереләчәк
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: