Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
27 октябрь 2021, 17:33

Чишмә командасы – дүртенче

Районның Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең ату бүлегендә тәрбияләнүчеләр Башкортстан Республикасының пневматик һәм кече калибрлы коралдан ату буенча ачык кубогында катнаштылар.

Чишмә командасы – дүртенче
Чишмә командасы – дүртенче

Ярышлар 14–17 октябрьдә Белоретта узды, анда Чишмә спортчыларыннан тыш, Салават, Белорет шәһәрләреннән җыелма командалар һәм Уфадан биш команда катнашты.

Тренер-укытучы Таһир Гыйләҗетдинов сүзләренә караганда, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе командасында буыннар алмашынган. Быел спорт мастерлыгына кандидат булган Камилә Мамаева һәм Юлия Сафиуллина белән бергә командада яшь атучылар – Аэлита Ибраһимова, Виктория Гукова, Эмиль Чернышев, Айрат Фәйрүзов, Илья Мөхәммәтшин, Илья Маркелов һәм Эрнест Сәгыйтов та катнашкан.

Һәрвакыттагыча, Камилә белән Юля югары нәтиҗә күрсәткәннәр, күптән түгел шөгыльләнә башлаган Аэлита белән Виктория да алардан калышмаган. Кызлар мөмкин булган кадәр күләмдә очко алуга ирешкәннәр. Команда җыйган 180 очконың 130ы кызлар ярдәмендә алынган. Ярыш нәтиҗәләре буенча Чишмә командасы дүртенче урында.

Алда спортчыларны яңа ярышлар – Башкортстан Республикасының кышкы чемпионаты көтә, ул 16–18 декабрьдә Белоретта узачак.

Чишмә командасы – дүртенче
Чишмә командасы – дүртенче
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: