Чишмэ
+15 °С
Облачно
Спорт
16 Октября 2021, 07:12

Турнирда җиңү яуладылар

10 октябрьдә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә егетләр командалары арасында кече футбол буенча турнир узды.

Турнирда җиңү яуладыларТурнирда җиңү яуладылар
Турнирда җиңү яуладылар

Республика көненә һәм коронавирусны кисәтү буенча оператив штаб волонтеры Радик Әсфәндияров истәлегенә багышланган ярышта Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, «Чишмә РЭС» һәм «Чишмә шикәр заводы» җәмгыяте командалары катнашты.

Ярышны оештыручылар билгеләп үткәнчә, катнашучылар өчен җан атарга Радикның туганнары – әти-әнисе, хатыны, балалары һәм дуслары да килгән.

Ярыш нәтиҗәләре буенча турнирда шикәр заводы командасы җиңү яулады. Икенче урын РЭС командасына бирелде, өченче урында – спорт мәктәбе җыелма командасы.

Турнирда җиңү яуладылар
Турнирда җиңү яуладылар
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас