Чишмэ
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
23 сентябрь 2021, 15:34

Чишмәлеләр Бөтенрәсәй йөгерү көнендә катнаштылар

17 сентябрьдә чишмәлеләр Җиңү паркында «Милләтләр кроссы-2021» Бөтенрәсәй йөгерү көнендә катнаштылар.

Чишмәлеләр Бөтенрәсәй йөгерү көнендә катнаштылар
Чишмәлеләр Бөтенрәсәй йөгерү көнендә катнаштылар

Район мәктәпләренең йөгерүдә катнашкан бишенче-унберенче сыйныф укучыларына, Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы студентларына һәм өлкәннәргә хәтта салкын көзге һава торышы да комачауламады.

– Чишмә районында бик күп спорт чаралары үткәрелә. Менә бүген дә өйдә утырмадык, йөгерүдә катнашырга килдек, кәефләр күтәрелеп китте. Сөенечле хәбәр белән дә уртаклашасым килә: бер айдан «Чишмә» спорт-савыктыру комплексы янында ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы (ФОКОТ) төзеләчәк, аны ноябрь башында ачу планлаштырыла. Бүгенге көндә үткән ярышта иң көчлеләр җиңү яуласын, – дип билгеләп үтте тәбрикләү сүзендә Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуров.

Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Марат Вәлимхаматов сүзләренә караганда, 600гә якын кеше йөгерүдә катнашырга теләк белдергән. Аларга бер чакрым арага йөгереп ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге бирелде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Безнең белешмә

«Милләтләр кроссы» – катнашучылар саны һәм географик колачлау буенча «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектны тормышка ашыру барышында үткәрелгән иң зур спорт чарасы.

Чишмәлеләр Бөтенрәсәй йөгерү көнендә катнаштылар
Чишмәлеләр Бөтенрәсәй йөгерү көнендә катнаштылар
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: