Чишмэ
+12 °С
Облачно
Спорт
27 Августа 2021, 06:15

Сукканга каршы тора белергә дә кирәк

27 август – Халыкара бокс көне. Чишмәдә дә «Питбуль» дип аталучы классик бокс секциясе бар.

Сукканга каршы тора белергә дә кирәкСукканга каршы тора белергә дә кирәк
Сукканга каршы тора белергә дә кирәк

Тренер, Рәсәйнең бокс буенча спорт мастеры Алексей Исхаков бу спорт төре буенча беренче ел гына укытмый.

– Бокс белән кызыксынуым гаиләдән килә, мин генә түгел, әти белән абыйларым да бокс белән шөгыльләнә. Әтием Марат Әхмәт улы юлыннан киттем, ул Благовар районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшли. Миндә малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә. Уртача алганда, ике төркемдә – 30лап бала. Әйтергә кирәк, бу спорт төрендә кызлар аеруча зур тырышлык күрсәтә һәм җиңүгә ирешә, – дип сөйләде Алексей Марат улы.

Аның сүзләренә караганда, бокс белән балалар гына шөгыльләнми. Үзен формада тоту һәм сәламәтлеген ныгыту теләге белән секциягә йөрүчеләр арасында өлкәннәр дә бар.

– Дүрт ел инде бокс белән шөгыльләнәм. Бу вакыт эчендә төрле ярышларда катнаштым, Башкортстан Республикасы беренчелегендә берничә тапкыр призлы урыннар яуладым. Әлеге спорт төре мине, беренче чиратта, тәртипкә, үземне якларга өйрәтә, үз-үземдә ышаныч уята. Әти-әни дә бу шөгылемне хуплый, алар минем өчен бик шат, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Ислам Гыйләҗетдинов.

Ә менә Ләйсән Гыйләҗетдинова бу спорт төренә җиде яшендә килгән.

– Ибраһим авылында яшим, өлкән абыем да әлеге секциягә йөри. Бокс миңа үземне яхшы физик формада тотарга ярдәм итә, җиңүче, ярышлар призеры булу да күңелле. Былтыр Тольяттида узган ярышларда катнаштым, анда, авырлык категориясе бертөрле булуга карамастан, буем башкалардан калышса да җиңү яуладым, – дип горурланып сөйләде ул.

Бокс балаларның үз-үзенә ышанычын арттырып кына калмый, шулай ук тәртибен дә ныгыта, физик яктан үсәргә һәм көчле рухлы булырга ярдәм итә.

– Балалар, әлбәттә, беренче чиратта, мөстәкыйльлеккә өйрәнә, чөнки спорт ярышларына барганда яннарында әти-әниләре юк, димәк, барысын да үзләренә эшләргә кирәк. Тәртип ягы да ныгый. Мәктәп турында да онытырга ярамый, дип өйрәтәм, чөнки тиешле белемнән башка яхшы эш табып булмый. Шунысы куанычлы, балалар уку йортларына кергәч тә спорт турында онытмыйлар һәм арытаба да бокс белән шөгыльләнүне дәвам итәләр. Шунысы да мөһим, ата-аналар балаларына ярдәм итә, эшләре күп булуга карамастан, дәресләргә алып киләләр. Моның өчен аларга рәхмәт. Биредә район үзәгендә яшәүче балалар гына түгел, башка торак пунктлардан килүчеләр дә бар. Мәсәлән, Бабиктан, Ибраһимнан киләләр. Баланың теләге булса, без, тренерлар, үз чиратыбызда, аларны спортның бу төре белән мавыктырырга тырышабыз. Бокс – ул күпмедер дәрәҗәдә тормыш мәктәбе дә. Боксларга гына түгел, сукканга каршы торырга да өйрәнергә кирәк, – дип билгеләп үтте Алексей Исхаков.

Сукканга каршы тора белергә дә кирәк
Сукканга каршы тора белергә дә кирәк
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас