Чишмэ
+8 °С
Ясно
Спорт
19 Августа 2021, 08:19

Күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф

Ял көннәрендә Ленин паркы стадионында Бөтенрәсәй физкультурачылар көненә багышланган спорт бәйрәме булды.

Күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәефКүңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф
Күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф

– Бүген физик культура һәм спортка турыдан-туры бәйле булган барлык хезмәткәрләрне, физкультура-спорт хәрәкәте ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Биредә җыелучыларга ныклы сәламәтлек, шулай ук бүгенге бәйрәмдә күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф телибез, – диде тәбрикләү сүзендә район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Илдар Әсәдуллин.

Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Марат Вәлимхәмәтов билгеләп үтүенчә, спорт ярышлары Чишмәдә генә үткәрелми. Бу көнне Келәш авылының яңа спорт мәйданчыгында да стритбол буенча район ярышлары булды (беренче урынны поселокның «Чишмә-энергосервис» предприятиесе командасы алды).

Ленин паркында теләге булган һәркем волейбол, җиңел атлетика буенча ярышларда катнашты, саф һавада йога белән шөгыльләнде, бокс буенча күрсәтмә чыгышларны карый алды.

– Биш елдан артык бокс белән шөгыльләнәм, – дип сөйләде 5нче мәктәп укучысы Карина Исхакова. – Әлеге спорт төре белән кызыксынуым әти белән бер күнекмәгә барганнан соң башланды (әйткәндәй, ул бокс буенча тренерым). Шулай итеп бокс белән мавыга башладым, Идел буе федераль округ буенча, Самарада, Королевта һәм башка шәһәрләрдә үткән ярышларда катнаштым.

– Бокс үз-үземә ышаныч уята, бернәрсәдән дә курыкмаска, көчлерәк булырга ярдәм итә. Ул хәвеф янаганда үзеңне яки башкаларны якларга ярдәм итә, дип уйлыйм. Бокс белән өч ел шөгыльләнәм, Ырынбур өлкәсендә һәм башка шәһәрләрдә үткәрелгән ярышларда катнаштым. Арытаба да бокс белән шөгыльләнүемне дәвам итәргә планлаштырам, – диде гимназия укучысы Данил Романов.

Чишмәдә яшәүче пенсионер Ольга Хайрузова 60 метрга йөгерүдә – икенче, туклану комбинаты хезмәткәре Гөлчәчәк Сөләйманова беренче урын яулады. Ә ир-атлар арасында Алкин хәрби часть хезмәткәре Руфат Корычбаев иң җитезе булды.

– Чишмәлеләрнең, бигрәк тә пенсионерларның һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең спорт белән актив шөгыльләнүе, ярышларда катнашуы сөендерә. Киләчәктә дә актив, сәламәт яшәү рәвеше алып барган, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнгән кешеләр саны артыр дип өметләнәбез, – диде Илдар Фәүзи улы.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу көнне Физкультурачылар көне уңаеннан спорт тармагының кайбер хезмәткәрләре район хакимиятенең, шулай ук Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте һәм спорт ми-нистрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф
Күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас