

Составына Лариса Коробейникова, Инна Дериглазова, Марта Мартьянова кергән хатын-кызлар җыелма командасы Франция командасын җиңде.
Соңгы тапкыр безнең ил рапирачылары 2008 елда Пекинда үткән Олимпиадада алтын медаль яулаган иде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров рапирачы кызны телефон аша зур казаныш белән котлады. Спортчыларның ярышлар дәвамында киеренке көрәш алып баруын билгеләп үтте һәм командага рәхмәт белдерде.
– Бу медальне бик дулкынланып көттек. Сезгә ничек авыр булуын аңлыйбыз, без барысын да күреп тордык. Сезгә – бик зур афәрин! Шундый нәфис кыз бу Олимпиадада беренче алтын медалебез белән сөендерде. Бик зур рәхмәт сезгә. Горурланабыз һәм җан атабыз! – диде Радий Хәбиров.
Аделина Заһидуллина, үз чиратында, төбәк Башлыгына җылы сүзләре, ә республика халкына җан атуы өчен рәхмәт белдерде.
Уфа кызы Аделина Заһидуллина фехтование белән кечкенәдән шөгыльләнгән. Спорт профиле буенча 5нче республика интернат-мәктәбен тәмамлаган. Хәзерге вакытта ул Рәсәй Федерациясенең атказанган тренеры Егор Попов җитәкчелегендә шөгыльләнә.
2012 елда Новогорскида узган Бөтенрәсәй беренчелеге Олимпия чемпионы карьерасында беренче мөһим ярыш булды. Ул чакта рапирачы кыз бронза медаль яулады. Аннары спорт биографиясендә төрле дәрәҗәдәге турнирлар булды, ә 2015 елдан ул фехтование буенча Рәсәй җыелма командасының төп составына керде.
Аделина Заһидуллина команда беренчелегендә ике тапкыр дөнья чемпионы (2016, 2019 елларда) һәм Европа чемпионында (шулай ук 2016, 2019 елларда),
I Европа уеннарында җиңүче һәм бронза призер, Рәсәйнең атказанган спорт мастеры булып тора.
Рапирачы Тимур Сафин җанатарларны сөендерде. Узган якшәмбедә рапирада фехтовкалау буенча финалда безнең команда көмеш медаль яулады. Аның составына Тимур Сафин, Самарадан игезәкләр Кирилл һәм Антон Бородачевлар, Курск өлкәсеннән Владислав Мыльников керде.
«Чишмә» гәзите хәбәр иткәнчә, олимпиадада безнең республикадан биш спортчы катнаша. Алар – фехтовкалаучылар Аделина Заһидуллина һәм Тимур Сафин. Слаломчы Алсу Миназова, байдаркаларда һәм каноэларда ярышучылар Александр Сергеев һәм Варвара Баранова, алар Башкортстан өчен параллель зачетта чыгыш ясый.
Олимпиада дәвам итә. Безнең спортчылар өчен җан атыгыз! Алар катнашлыгында байдаркаларда һәм каноэларда узышу 3 көн – 3, 5 һәм 7 августта булачак.
Фото: «Башинформ» МА, Олег Яровиков