Чишмэ
+27 °С
Облачно
Спорт
20 Июля 2021, 08:25

Фитнес-клуб ачылды

Фитнес – ул буй-сыныңны төз тотуга, артык авырлыктан котылуга юнәлдерелгән сәламәтләндерү системасы.

Фитнес-клуб ачылдыФитнес-клуб ачылды
Фитнес-клуб ачылды

Шушы көннәрдә поселокның «АРТ» сәүдә үзәгендә шул ук исемдәге фитнес-клуб эшли башлады. Зур һәм матур залга заманча тренажерлар, төрле җиһазлар куелган, биредә эшләү өчен тәҗрибәле тренерлар сайланган. Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Раил Әсәдуллин Чишмә поселогында халыкны савыктыру максатында спорт үзәге ачу идеясен уңай бәяләделәр.

Үз хәбәрчебез «АРТ» фитнес-клубы хуҗабикәсе Раилә Акбердина белән әңгәмә корды.

– Спорт залын ачу идеясе кайдан килде? Чөнки биредә сәүдә ноктасы яки чыгымы азрак булган тагын берәр урын ачарга мөмкин иде бит.

– Бу карар безгә җиңел бирелмәде. Ел ярым нинди бизнес белән шөгыльләнергә, дип уйладык, фикер алыштык, исәп-хисап ясадык... Һәм агымдагы елның мартында гына «АРТ» сәүдә комплексының өченче катында фитнес-клуб ачу идеясе туды.

– Бирегә куелган җиһазларга, фитнес-зал интерьерына караганда, ул шактый кыйммәткә төшкәндер.

– Владивостокта заказ биреп эшләткән махсус идәннәр һәм Мәскәүдән кайтарылган спорт җиһазлары аеруча кыйммәткә төште. Бездә 30 тренажер, ә барлыгы 50гә якын спорт җиһазы, залдан тыш, массаж кабинеты, душ һәм тренер бүлмәләре бар... Планнарда – фитнес-бар ачу, спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен махсус туклану оештыру.

– Раилә Тимергали кызы, биредә шөгыльләнү өчен нинди юнәлешләр бар?

– Фитнес-клубта төрле юнәлешләр буенча программалар каралган. Болар – тоталбоди, боди памп, степ аэробика, стрейчинг, йога, йога-терапия, зумба, көч юнәлешләре һәм башкалар. Әйтергә  кирәк, дәресләрне дүрт-биш ел эш стажы булган һөнәри инструкторлар алып бара, алар аерым программалар буенча эшли һәм шәхси тренировкалар үткәрә.

Фитнес-клуб ачу идеясен тормышка ашыру, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, яшь кызлар квалификацияле тренерлар булып эшләгән,  яхшы  итеп җиһазландырылган залны ачу тантанасы бирегә килүчеләрнең – җитәкчеләрнең дә, гади чишмәлеләрнең дә күңеленә хуш килде.

Безнең белешмә

Фитнес-клуб урнашкан заманча «АРТ» сәүдә комплексын 90нчы елларда район үзәгендә «ХТН» директоры Тимергали Гайфулла улы Нигъмәтуллин төзеткән.

Ул вакытта анда мунча һәм халыкка көндәлек ихтыяҗдагы товарлар сатылучы сәүдә комплексы булган.

Фитнес-клуб ачылды
Фитнес-клуб ачылды
Автор:Николай Покотило
Читайте нас