Чишмэ
+14 °С
Болытлы
Спорт
2 июль 2021, 04:22

Камилла Байбурина – финалда

Казан шәһәрендә Рәсәй яшьләренең V Спартакиадасының икенче этабы (Идел буе федераль округ этабы) тәмамланды. Башкортстан Республикасы җыелма командасы 2нче урын яулады һәм финалга чыкты, ул 2021 елның 1–8 августында Уфада узачак.

Камилла Байбурина – финалдаКамилла Байбурина – финалда
Камилла Байбурина – финалда
Камилла Байбурина – финалда
Камилла Байбурина – финалда

Уенның икенче көнендә безнең команда төп фаворитлар – Татарстан Республикасы һәм Саратов өлкәсе командаларыннан калышты. Тик соңыннан Самара өлкәсе (5 тур), Ырынбур өлкәсе (6 тур), Түбән Новгород өлкәсе (7 тур) командаларын бер үк исәп – 3:1 исәбе белән өч җиңү яулады. Җиңүгә ышаныч булуга карамастан, матчлар 3,5–4 сәгатьлек катлаулы көрәштә узды.

Регламент буенча көненә ике тур билгеләнгәнне, һәм Казандагы эсселекне исәпкә алып, спартакиадада катнашучыларга җиңел булмагандыр дип күз алдына китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә команда 10 очко алды һәм Рәсәй яшьләре Спартакиадасы финалына чыкты.

Команда составында Дамир Гафаров, Илнар Бигалин (икесе дә Туймазы шәһәреннән), Уфадан Юлия Григорьева, якташыбыз Камилла Байбурина бар иде. Җыелма команданы Илдар Байбурин (Чишмә поселогы) һәм Нәфис Муллагалиев (Туймазы) әзерләде.

Читайте нас