Чишмэ
+20 °С
Дождь
Спорт
5 Июня 2021, 13:46

Спортта ирешелгән уңышлар

Күптән түгел «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында «Спорт олимпы үрләренә» дип аталган чара булып узды.

Бу көнне бирегә Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренерлары һәм анда шөгыльләнүче балалар гына түгел, ә аларның әти-әниләре һәм бәйрәмнең шәрәфле кунаклары – Чишмә районы хакимияте башлыгы урынбасары вазифасын башкаручы Артем Бәдретдинов, физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Марат Вәлимхаматов, мәгариф идарәлеге белгече Елена Рычкова, инвалидлар җәмгыяте рәисе Эльза Янабаева һәм спорт ветераны Зинур Заманов килделәр.
– Бүгенге көндә спорт мәктәбендә 1200дән артык бала белем ала. Үткән елда гына да әлеге мәктәпнең 150дән артык укучысы массакүләм разрядларны үтәделәр, кайберләре хәтта спорт мастерлыгына кандидатлар да булдылар. Безнең спортчылар 25тән артык республика ярышларында катнаштылар, күбесе – җиңүчеләр һәм призерлар. Ә Камилла Байбурина, Динар Байбурин һәм Илья Бәдретдинов Бөтенрәсәй шахматчылар ярышларында безнең район исеменнән лаеклы чыгыш ясадылар. Мондый нәтиҗә яшь спортчыларның һәм аларның тренерларының тырышлыгыннан башка мөмкин булмас иде, – дип билгеләп үтте Артем Марс улы.
Менә алып баручылар бәйге башлану турында игълан иттеләр һәм тугыз бүлек спортчылары, алар арасында баскетбол, футбол, волейбол, хоккей һәм башка спорт төрләре бар, импровизацияләнгән сәхнәгә чыктылар.
– Бәйрәмдә без уку елы йомгаклары буенча уңышларга ирешкән спортчыларны һәм тренер-укытучыларны тәбриклибез. Алар бик күп, һәм бу бик куанычлы. Һәм бүген без һәр баланың уңышын билгеләп үтәргә тырыштык, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Кирилл Трифонов.
«Иң оста спортчы» смотр-бәйгесе нәтиҗәләре буенча «Безнең өмет», «Лаеклы смена» һәм башка номинацияләр буенча бүләкләү үтте. Ә истәлекле призларны һәм дипломнарны чараның мөхтәрәм кунаклары тапшырды. «Иң яхшы тренер» номинациясендә уен рәвешендәге һәм аерым спорт төрләре буенча лауреат булган һәм җиңү яулаган тренерларны билгеләделәр.
– Ике балам да бу мәктәпкә йөри: кызым волейбол белән шөгыльләнә, ә улым Оскар – яшь футболчы. Безгә бик ошый, тренерыбыз да искиткеч. Улым бик теләп йөри, бүген ул хәтта беренче бүләген дә алды. Әлбәттә, аның уңышы белән барыбыз да горурланабыз, ә мин, әни буларак, бигрәк тә, – дип елмайды Гүзәл Гыйльманова.
– Миңа җиде яшь тулды инде, мәктәптә укыйм. Күнекмәләргә йөрү, бигрәк тә футбол уйнау ошый, – диде яшь футболчы Аскар.
Бу көнне аеруча актив әти-әниләргә дә рәхмәт хатлары бирелде.
– Мәктәп тә, анда эшләүче белгечләр дә бик әйбәт. Яшь спортчыларга тырыш, актив булыгыз һәм бернидән дә курыкмагыз, дип телисем килә. Сез – безнең лаеклы алмашыбыз, – дип үгет-нәсихәт биреп сүзен тәмамлады спорт ветераны Зинур Мөнир улы.
Читайте нас