Чишмэ
+3 °С
Облачно
Спорт
12 Мая 2021, 11:15

Чишмә спортчылары Рәсәй чемпионатында катнашты

Чишмә районының инвалидлар җәмгыяте вәкилләре коляскадафехтовкалау буенча Рәсәй чемпионатында катнаштылар.

Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән 70тән артык спортчы Уфа шәһәренең Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә 19–25 апрельдә үткән ярышларда катнашты.
Эльза Янабаева рапирачылар ярышында җиңү яулады, ә шпагачылар арасында бронза призер булды. Ир-атлар арасында Тимур Хәмәтшин алтын медаль алды, Тимур Фәйзуллин исәбендә – бер көмеш медаль. Альберт Камалов, Светлана Сапожникова һәм Альбина Дәүләтова бронза призерлар булдылар.
Безнең төбәкнең җыелма командасы, Новосибирскиның көмеш призерларыннан ике медальгә калышып, яулап алынган медаль-ләр саны буенча өченче урынга чыкты. Бүләкләрнең күбесен ил башкаласы спортчылары яулады.
Читайте нас