Чишмэ
+20 °С
Облачно
Спорт
10 Мая 2021, 06:02

Чишмә гимнастлары – пьедесталда

«Грация» спорт комплексының Чишмә филиалы укучылары Е. И. Огинская истәлегенә нәфис гимнастика буенча Уфа шәһәренең ачык беренчелегендә катнашты.

Ун яшьлек Мәдинә Гайнетдинова үзенең яшь категориясендә беренче урын яулады. Ә 2012 елда туган катнашучылар арасында Мәликә Мансурова һәм Зарема Исакова көмеш медаль алдылар. Линара Ялалова һәм Самира Шәрипова ярышларның бронза призерлары булдылар.
Әйтергә кирәк, бу көнне ярышларда Чишмә районыннан гына түгел, Тольятти, Чиләбе, Ишембай, Стәрлетамак, Бөре, Салават һәм башка шәһәрләрдән 400дән артык гимнаст җыелды.
Читайте нас