Чишмэ
+15 °С
Ясно
Тат
Рус
Спорт
14 Апреля 2021, 13:25
Алда яшьләр спартакиадасы көтә
Күптән түгел Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе һәм ДОСААФның уртак командасы Белорет шәһәрендә узган кече калибрлы һәм пневматик коралдан ату буенча Башкортстан Республикасы чемпионатында һәм беренчелегендә чыгыш ясады.
Ярышларда 2005 елгы һәм яшьрәк спортчылар катнашты. Айрат Фәйрүзов кече калибрлы винтовкадан ату буенча бронза призер булды. Артем Кургузов, Эмиль Чернышов һәм Илья Мөхәммәтшин дә үзләрен лаеклы күрсәттеләр. Ә кызлар арасында узган елгы призерлар Юлия Сафиуллина, Камилә Мамаева, Элина Асаева, Аэлита Ибраһимова һәм Виктория Гукова оста атучылар исәбендә булдылар.
Пневматик винтовкадан ату буенча ярышларда да чишмәлеләр төз атучы ун спортчы исемлегендә булдылар. Юлия Сафиуллина 397 очко җыеп, спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде һәм призерлардан нибары ике очкога калышып бишенче урын алды. Егетләр дә үзләрен лаеклы күрсәттеләр.
Юлия кече калибрлы винтовкадан өч төрле ату буенча (ятып, тезләнеп, аягүрә) бронза призер булды.
Ә Уфада узган ярышларда пистолеттан атучылар арасында Айрат Фәйрүзов бик яхшы нәтиҗә күрсәтеп 45 спортчы арасында бишенче урын яулады. Владимир Катькало беренче унлыкка керде. Амалия Шахаева һәм Арина Әхмәтова тугызынчы һәм унынчы урыннарны алдылар.
Аларның тренер-укытучысы Таһир Гыйләҗетдинов сүзләренә караганда, барлык спортчылар да, коронавирус пандемиясе сәбәпле бер еллык тәнәфескә карамастан, әйбәт нәтиҗә күрсәткән.
Өйгә кайткач балаларны сюрприз көткән. Юлия Сафиуллина, Камилә Мамаева, Айрат Фәйрүзов, Виктория Гукова, Аэлита Ибраһимова һәм аларның тренеры районда ату спортын үстерүгә керткән өлешләре һәм ирешкән уңышлары өчен Рәсәй
ДОСААФ исеменнән дипломнар белән бүләкләнгәннәр. Аны ДОСААФ рәисе Филүз Сәхибгәрәев тапшырды.
Алда балаларны яңа ярышлар көтә. 15–18 апрельдә Чишмә мәргәннәре 2003 елда туган спортчылар арасында пневматик һәм кече калибрлы коралдан ату буенча Бөтенрәсәй яшьләр спартакиадасының II этабында һәм Башкортстан беренчелегендә төп составта катнашачак.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"