Чишмэ
+13 °С
Облачно
Спорт
19 Марта 2021, 09:44

Булат Нәфыйков: Тупка тидерү җиңел түгел

13 мартта «Приуралье» бистәсенең хоккей тартмасында Чишмә районы хакимияте Башлыгы кубогына ринк-бенди (туплы хоккей) буенча мәктәпара ярышлар финалы үтте.

Уеннар этаплап узды. Исегезгә төшерәбез, хоккей уеннарында Чишмә поселогы һәм Чишмә авылларыннан биш команда катнашты. Беренче мәктәпнең алда баруы бәхәссез булды, ә менә 5нче мәктәпнең һәм гимназиянең җыелма командалары икенче урын өчен көч сынаштылар.
Бу көнне финалга чыгучылар өчен җан атарга сыйныфташлары гына түгел, әти-әниләре дә килде.
– Менә ирем белән улыбыз өчен җан атарга килдек, әйткәндәй, ул гимназия өчен уйный, – дип әйтте җанатарларның берсе.
Хоккей буенча тренер Булат Нәфыйков сүзләренә караганда, малайлар арасында туплы хоккей да популяр. Ул гадәти хоккейдан кием, уен кораллары һәм кагыйдәләре белән аерылып тора. Уенчылар кәшәкәләр тотып, башка команда капкасына туп кертергә омтыла, шул ук вакытта каршы команда уенчыларына да шуны ук эшләргә ирек бирми. Ә капкаларны кулларында кәшәкә булмаган капкачылар саклый. Командалар егермешәр минут ике чор уйный.
– Мондый хоккейны уйнарга күнегергә кирәк, чөнки туп кечкенә һәм пластмассадан эшләнгән. Кайвакыт шайбалы хоккей уйнаучылар да тупка тидерә алмый, – дип билгеләп үтте ул.
Ике команда хоккейчылары да үз бурычларын лаеклы үтәделәр, бигрәк тә 5нче мәктәпнең дүртенче сыйныф укучысы Аделина Аллагулова аерылып торды ул, 5нче мәктәп командасының саклаучысы иде. Туп аның командасы ягына килеп җитүе була, ул җитез генә аның юлына аркылы төшеп, кире борып җибәрә.
– Туплы хоккейны тәү тапкыр уйныйм. Әлбәттә, шайба белән уйнавы җиңелрәк, әмма миңа ошады.
Дүрт ел инде шайбалы хоккей уйныйм, хәтта быел ярышларда катнаша башладым. Чигү белән дә мавыгам, Пионерлар һәм укучылар йортына түгәрәккә йөрим, – дип сөйләде уеннан соң Аделина.
Бишенче мәктәп командасы бу уенда 5:0 исәбе белән гимназия командасын җиңеп, икенче урын яулады. 1нче мәктәп командасы ринк-бенди буенча ярышларда зур аерма белән җиңде. Өченче урында – гимназия спортчылары, икенче һәм 4нче мәктәп командалары – турнир таблицасының ахырында.
Таһир Байков һәм Динар Бикташев иң яхшы һөҗүмче һәм капкачы, ә Артем Дәүләтшин иң яхшы саклаучы дип танылды. Спортчылар арасында иң яшь уенчы да бар иде, аны да Мактау грамотасы белән бүләкләделәр – ул өченче сыйныф укучысы Марк Исакин булды. Уеннарда тагын бер яшь хоккейчы – Алан Сәйфаталов катнашты.
Читайте нас