Чишмэ
+20 °С
Ясно
Тат
Рус
Спорт
11 Марта 2021, 15:02
Гимнастика – матурлык һәм нәфислек
Спорт һәм физик культура төрләренең берсе – гимнастика популярлаша бара. Бу спорт төре бик матур һәм нәфис. Кемнеңдер баласы гимнастика белән шөгыльләнергә теләсә, хәзер моның өчен Уфага яки башка якын-тирә шәһәрләргә бару мотлак түгел. Чишмәдә «Грация» нәфис гимнастика спорт клубы филиалларының берсе ачылды, аңа Ирина Крайцер җитәкчелек итә.
– Ярты ел эшлибез инде, моннан тыш, Дим, Инорс, Черниковка бистәләрендә дә филиаллар ачылды. Дәресләргә дүрт яшьтән зуррак 40 кыз йөри. Кайвакыт кечерәкләрне дә кабул итәбез, әмма аның тренерны тыңлавына, тырышып шөгыль-ләнүенә һәм башкаларга игътибар итәбез. Кызлар ихлас шөгыльләнәләр. Кайвакыт үзләреннән зурракларны да шаккатыралар, – дип уртаклашты Ирина Олеговна.
Кызлар дәресләргә атнага биш тапкыр йөри. Беренче ел гына кабул ителгәннәр бер сәгать, ә калганнары өч сәгать шөгыльләнә.
Алар арасында спорт клубына сигез ел йөрүче Диана Йосыпова да бар.
– Башлангыч сыйныфларда укыганда ук бирегә йөри башладым. Әти-әнием мине хуплыйлар, алар да спорт белән шөгыльләнәләр. Пионерлар һәм укучылар йорты каршындагы стадионда йөгерәләр. Әти гел спорт белән шөгыльләнергә, чыныгырга һәм авырлыклардан курыкмаска кирәк, дип киңәш бирә, – дип сөйләде Диана Йосыпова.
– Диана, минем уң кулым кебек, һәрвакыт булыша, тәртипне күзәтә. Яшь гимнастлар белән ярышларга йөрибез, анда алар яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, гимнастика кызларда сыгылмалылык кына түгел, шулай ук максатчан, хезмәт сөючән булып үсәргә дә ярдәм итә. Алар максатларына ничек ирешә алачакларын белеп торачак, – диде Ирина Крайцер.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"