Чишмэ
-25 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
1 март 2021, 20:35

Чишмәлеләр җиңү яулады

Уфада «Ишегалды лигасы» балалар хоккей турнирының финал этабы узды, дип хәбәр итә «Бердәм Рәсәй» матбугат хезмәте. Чара Ватанны саклаучылар көне алдыннан үтте. «Ишегалды лигасы» хоккей матчларының финал турниры электән килгән гадәт буенча «Бердәм Рәсәй» партиясенең «Балалар спорты» проекты ярдәмендә уза.

Безнең районнан «Родник» командасы уенчылары өлкәнрәк балалар катнашкан хоккей турнирында, Уфаның һәм Иглинның яшь хоккейчылар командаларын узып, җиңү яуладылар. Уфаның «Аврора» командасында уйнаучы Семен Копчиков иң яхшы уенчы дип танылды.
«Родник» командасы «Ишегалды лигасы»ның кече төркемендә дә призлы өченче урын алды. Уфаның Киров районыннан «Лидер» командасы беренче урын яулады, икенче урында – Уфаның Ленин районыннан «Затон» командасы.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, башкорт хоккеенда Овечкиннар һәм Малкиннар кебек йолдызлар булсын өчен, спортның бу төрен чын-чынлап халыкчан итәргә кирәк, һәр районның һәр торак пунктында яхшы командалар булырга тиеш. Чараны танылган хоккей комментаторы Азат Моратов алып барды. Шулай ук уенчыларны сәламләү һәм котлау сүзләре әйтү өчен легендар хоккейчы Александр Семак килде.
Уеннарны оештыручы Павел Васильев сүзләренә караганда, турнир тугызынчы ел рәттән уза. Быел ярышларда 300ләп бала катнашты. Уфаныкыннан тыш, республиканың тагын дүрт районыннан командалар да кушылды. Шунысы куанычлы, балаларның уйнау дәрәҗәсе елдан-ел арта бара.
«Хоккей белән 8 ел шөгыльләнәм. Бу спорт төрен кечкенәдән яраттым. Уен бик киеренке булды, командалар көчле иде. Минем командам җиңү яулаганга бик шатмын», – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Уфа шәһәренең Киров районыннан «Лидер» җыелма командасы уенчысы Әмир Муллаяров, ул җиңү яулап буллит кертте һәм кече яшьтәгеләр төркемендә иң яхшы уенчы дип танылды.
«Турнирда катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Бүген 40 команда «Ишегалды лигасы» кубогы өчен көрәште. Киләсе елга яңа бурыч куябыз – республиканың һәр районыннан хоккей командасы катнашачак», – диде «Бердәм Рәсәй»нең төбәктәге башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.
Традиция буенча турнирда җиңүчеләргә медальләр һәм күптән көтелгән кубок тапшырылды.
Фото: «Башинформ» МА
Читайте нас