Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
27 февраль 2021, 13:17

Сәламәт тәндә – сәламәт рух

Районда Ватанны саклаучылар көне алдыннан спорт ярышлары узды

21 февральдә Җиңү паркында «Рәсәйнең чаңгы юллары-2021» XXIII чаңгы фестивале булды.
30 градуслы салкыннар ярышка килүчеләрне куркытмады – Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт бәйрәме бик күңелле үтте.
– Валерий Владимирович, бик әзерләнеп килгәнсең, ахры, – дип шаярып танышына дәште ярышка килүчеләрнең берсе.
– Әминев, гимназия, нәтиҗәләр яхшы, – дигән сүзләр ишетелде.
– Бүгенге чарага 93 яшьлек сугыш һәм хезмәт ветераны Риза Вәлиев килде һәм ул чаңгы ярышында катнашачак. 22 февральдә аның туган көне, хакимият һәм ветераннар советы исеменнән аны икеләтә бәйрәм белән котлыйбыз. Риза Нурулла улы кыш көн саен чаңгыда, ә җәй көннәрендә җәяү йөри. Без аның кебек кешеләр белән горурланабыз! – диде Ришат Әнис улы.
Хатын-кыз җитәкчеләрдән соң стартка чаңгы ярышлары ветераннары басты.
– Әти, тырыш, син булдырасың, – дип дәртләндереп җибәрде катнашучыларның берсен Эльвира Галимова. – Бу минем әтием, Дарвин Әхмәдуллин, әнә тегендә, уң яктан беренче. Ул да чаңгы ярышында катнашырга теләк белдерде.
Әйткәндәй, алар Чишмә районының Черниговка авылыннан килгәннәр.
– Әти салкыннардан куркып тормый, көн саен чаңгы шуарга чыга, аңа 80 яшь бит инде. Ул безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып тора, – диде ул.
– Бүген чаңгы юлы катып киткән, шуңа күрә начар шуа. Әмма безгә, спортчыларга, бу комачауламый. Иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу бит. Тәҗрибәле чаңгычы буларак, яшьләргә спорт белән шөгыльләнегез һәм иренмәгез дип киңәш итәм, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Дарвин Миргазәм улы. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ул үзенең яшь категориясендә беренче урын алды.
Ә 60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында финишка беренче булып Альмира Галикәева килде.
– Кыш көне көн саен бакчага яки урман буена чаңгы шуарга чыгам, ә җәй җәяү йөрим. Картәнием спорт белән шөгыльләнергә һәм күп йөрергә кирәк дип әйтә торган иде. Әйткәндәй, ул үзе дә гел җәяү йөрде. Кайвакыт дусларым, я күршеләрем белән бергә урманда чаңгы шуабыз. Мондый чараларда даими катнашырга тырышам. Шуны да әйтим, бүген ботка бигрәк тәмле булды, – диде ул.
Бәйрәмдә катнашучылар һәм җанатарлар район Мәдәният сарае фойесында тәмле солдат боткасы һәм кайнар чәй белән сыйландылар.
Бу көнне «Светлячок» балалар бакчасы хезмәткәрләре Ирина Сөләйманова өчен дә җан атарга килгәннәр иде.
– Без бергәләп район Мәдәният сараенда узган ярышларда катнаштык. Аннары чаңгы ярышында да катнашып карыйм әле, дип уйладым. Хезмәттәшләремнең һәм гаиләмнең спорт белән мавыгуымны хуплавы күңелемне күтәреп җибәрде. Хәтта кечкенә улым да үзенчә спорт белән шөгыльләнә һәм чыныга. Балачактан ук спортны яратам, чөнки әти-әнием, дүрт апам һәм абыем да һәрвакыт спорт белән шөгыльләнделәр, – дип сөйләде Ирина Равил кызы.
– Бүген Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт фестивале үткәрәбез. Кәефләр шәп, традиция буенча үзем дә чаңгы ярышында катнашам. Шунысы куанычлы, катнашучылар арасында яшь һәм тәҗрибәле спортчылар күп, ә аларның берсенә иртәгә 93 яшь тула, – дип билгеләп үтте Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров. – Дартс, пуля белән ату кебек спорт юнәлешләре өчен мәйданчыклар бик күп. Бүген барыгызга да уңышлар телик, иң көчлеләр җиңү яуласын!
Бу көнне ярышларда катнашучылар гына түгел, җанатарлар да уңай тәэссоратлар алдылар.
– Ирем өчен җан атарга килгән идем, ә биредә дусларымны һәм ахирәтләремне очраттым, алар белән сөйләшеп торган арада аның финишка килеп җитүен күрми кала яздым, – дип елмайды бер җанатар.
– Мин дә шулай, үзем дартска язылдым, аннары танышымны очраттым, чиратым ерак әле, өлгерермен дип сөйләшеп торган идем, фамилиямне әйтеп чакырганнарын ишетмәгәнмен, аның каравы сөйләшеп алдык, – дип сүзгә кушылды ярышта катнашучыларның икенчесе.
Читайте нас