Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
22 февраль 2021, 13:30

Чишмә мәргәннәре сынатмый

Районда пандемиядән соң спорт тормышы акрынлап җайга салына.

Тиздән безнең Чишмә мәргәннәре агымдагы елда тәүге тапкыр үтәчәк ярышларга барачак.
ДОСААФның Чишмә бүлекчәсендә мәргән-укчылар клубы эшләп килә, анда бөтен районнан 10–18 яшьлек 70 укучы шөгыльләнә.
– Мәргәннәр арасында 26 кыз да бар. Алар безнең малайлардан бер дә калышмый, ә кайчагында яхшырак та аталар әле. Пуля белән ату буенча спорт мастерлыгына өч кандидатыбыз бар, өч укучыда – беренче, 28ендә – икенче һәм 36 кешедә III өлкәннәр разряды, – дип сөйләде тренер-укытучы Таһир Гыйләҗетдинов.
– Бездә шөгыльләнүчеләр арасында Рәсәй җыелма командасы составына эләгүчеләр дә бар, мәсәлән, Татьяна Осмачкина.
Әлеге вакытта ул Санкт-Петербургта яши, – дип сүзгә кушылды ДОСААФның район бүлекчәсе рәисе Филүз Сәхибгәрәев.
Әлеге спорт төре балаларда түземлелек, тәртип, сабырлык һәм җаваплылык хисе тәрбияләргә ярдәм итә.
– Балалар кулларына корал алыр алдыннан дөрес итеп суларга, уңайлы итеп басарга өйрәнәләр. Кызганычка каршы, корал да искерә һәм ватыла ала, шуңа күрә моңа аерым игътибар бирергә тырышабыз. Чөнки балаларга ярышларда лаеклы чыгыш ясау өчен сыйфатлы винтовкалар кирәк, – дип билгеләп үтте ул.
Әлеге вакытта укучылар 2005 елгы балалар арасында пневматик һәм кече калибрлы коралдан ату буенча республика чемпионатында һәм беренчелегендә катнашырга әзерләнә, ә моңа кадәр дистанцион шөгыльләнгәннәр.
Читайте нас