Чишмэ
-23 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
20 февраль 2021, 13:44

Х. Мусин: Волейбол җыйнаклыкка өйрәтә

20 февральдә волейбол буенча Чишмә районы беренчелеге булачак, 5нче мәктәптән Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең волейбол буенча спорт секциясе дә әлеге ярышка әзерләнә.

– Ярышта безнең малайлар катнашачак. Дөрес, волейбол күбрәк кызлар арасында популяр. Ике төркемдә өченче-унберенче сыйныфларда укучы 40лап егет һәм кыз шөгыльләнә, – диде волейбол һәм баскетбол буенча тренер-укытучы Хәниф Мусин. – Ярыш барганда алар бар көчләрен салып уйныйлар, шуңа күрә дә уңышка ирешәләр. Мәсәлән, 2015 елда үсмерләр командасы төбәктә үткән этапта җиңеп, мәктәп укучылары арасында үткән республика спартакиадасы финалына чыкты, кызлар да җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.
Дәресләрдә балалар уен нигезләрен һәм төрле алымнар өйрәнәләр, осталыкларын шомарталар. Бирегә «ветераннар» – сигезенче һәм югарырак сыйныф укучылары да уйнарга йөри, Хәниф Хәмит улы аларны ягымлы итеп шулай дип атый, әмма спортның бу төре белән яңа шөгыльләнә башлаучылар да аз түгел.
– Секциягә күптән түгел килдем – бу минем бишенче дәресем. Кызларның волейбол уйнаганын күргәч, үземнең дә уйнап карыйсым килде.
Әйткәндәй, биредә ахирәтләрем дә шөгыльләнә, алар миңа ярдәм итәләр, кайбер алымнарны күрсәтәләр, –дип сөйләде унынчы сыйныф укучысы Карина Гайтрафимова.
Ә менә алтынчы сыйныф укучысы Артем Никонов секциягә күптәннән йөри. Башта ул баскетбол белән генә мавыккан. Ә аннары үзен волейболда сынап караган. Ә тагын да ул кече футбол белән мавыга.
– Бишенче сыйныфтан бирле шөгыльләнәм, әлеге вакытта тугызынчыда укыйм. Үткән елда тагын Ю. Гагарин исемендәге Кубокка республика ярышларында призер булдым. Мәктәптә бишлегә генә укырга тырышам, шуңа күрә волейбол белән шөгыльләнүем укуга комачауламый. Әйткәндәй, тренерыбызның үз кагыйдәсе бар: көндәлектә начар билгеләр булырга тиеш түгел, югыйсә ярышларда катнаштырмый, – диде Ильвина Ишмаева.
Ул студент булгач та волейбол белән шөгыльләнүен дәвам итәргә җыена.
– Волейбол, спортның башка төре кебек, балаларны команда белән эш итәргә өйрәтә. Уйнаучылар секунд эчендә тупны ничек алырга, кайсы якка ыргытырга һәм нинди техника кулланырга кирәклеген хәл итәргә тиеш. Шул рәвешле алар тәртипкә һәм җыйнаклыкка өйрәнә. Иң мөһиме – бу шөгыль балаларга шатлык китерсен һәм уйнарга теләк булсын. Сәламәт тәндә – сәламәт рух дип юкка әйтмәгәннәр бит, ә спорт рухны да, ихтыяр көчен дә чыныктыра гына, – ди Хәниф Хәмит улы.
Читайте нас