Чишмэ
+13 °С
Облачно
Тат
Рус
Спорт
9 Февраля 2021, 14:50
Чишмәлеләрне «Гагарин кубогы»ның район этабы көтә
10 февральдә «Ю. Гагарин кубогы» баскетбол лигасы чемпионатының район этабы башлана, анда ДЮСШ командасы да катнашачак.
Әлеге вакытта үсмерләр тренерлары Артур Сәхәбетдинов белән ярышларга әзерләнә. Без аларны күнекмәләр барган спорт залында очраттык.
– Коронавируска бәйле озакка сузылган тәнәфестән соң күнекмәләргә җыелу авыррак, әлбәттә. Әлегә кадәр спорт залында шөгыльләнә алмадык. Хәзер ныклы әзерлек бара, – диде Артур Фаил улы.
Аның төркемендә 8 яшьтән зуррак 55 бала шөгыльләнә, малайлар гына түгел, кызлар да бар. Исегезгә төшерәбез, былтыр балалар «КЭС-Баскет»ның спорт-савыктыру комплексында үткән финал этабында катнашты: егетләр командасы – алтынчы, ә кызлар җиденче урын алды.
– Бездә 20ләп кыз шөгыльләнә. Балалар белән атнага өч тапкыр очрашабыз. Безнең белән бергә районның ир-атлар җыелма командасы да күнекмәләргә йөри. Тиздән алар да авыл командалары арасында үтәчәк республика уеннарында катнашачак. Әйткәндәй, берничә егетебез районның җыелма командасы составында уйный башлады, – диде ул.
Алар арасында Башкорт автотранспорт колледжының икенче курс студенты Эмиль Рәхмәтуллин да бар.
– Мәктәптә укыганда ук дустым белән бергә баскетболга йөри башладым. Ул вакытта Чишмә гимназиясенең өченче сыйныфында укый идем. Аның әтисе безне баскетбол уйнарга чакырды, һәм мин алар белән тренировкага бардым. Шул рәвешле спортның бу төре белән мавыга башлавыма тугыз ел үтте. Әлеге вакытта мин биредә генә түгел, колледжның җыелма командасында да уйнавымны дәвам итәм. Баскетболдан тыш футбол һәм лапта белән дә шөгыльләнәм. Әти-әнием бу шөгылемне хуплый. Чөнки спорт миңа көчле һәм сәламәт булырга ярдәм итә, – дип сөйләде Эмиль.
Әйткәндәй, ул «Юллар һәм аэродромнар төзү» белгечлеге буенча белем ала.
– Балаларны баскетбол секциясенә җәлеп итәбез. Спорт һәрвакыт файдалы шөгыль булып калачак, дип исәплим. Баскетбол уйнаган егетләр озын буйлы була, ихтыяр көче чыныга, коллективта эш итәргә өйрәнә, – дип сүзен тәмамлады Артур Фаил улы.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"