Чишмэ
+20 °С
Болытлы
Спорт
29 гыйнвар 2021, 15:45

Чишмә хоккейчылары беренче урында

Узган ял көннәрендә Чишмә поселогында спорт ярышлары, ир-егетләр командалары арасында хоккей буенча районара уеннар үтте.

Суык шимбә көнне, 23 гыйнварда, 5нче мәктәп янындагы хоккей тартмасында районның «Родник» командасы Әлшәй һәм Благовар районнарыннан килгән көндәшләре белән очрашты.
Безнең командага көч биреп, җан атып тору өчен килгән чишмәлеләр дә бар иде.
– Мин күрше йортта гына яшим, шуңа да егетләребезнең уенын карау өчен бирегә гел киләм. Пенсиягә чыккач тагын нәрсә белән шөгыльләнәсең, телевизор карап ятып кына булмый. Безнең хоккейчылар булдыра, бердәм уйныйлар, – диде пенсионер Альберт Хафизов.
Беренче уенда егетләр күрше Благовар районы уенчылары – «Темп» командасы белән очраштылар. Кунаклар бер, безнең хоккейчылар биш алка кертте.
– Хуҗалар белән яхшы уйнадык. Тәнәфестән соң уйнау кыенрак, билгеле, боз да авыр, көн дә суыграк, шулай булса да тырышабыз. Кәефләр күтәренке, алда тагын бер уен көтә, бу юлы Әлшәй районының «Дим» командасы белән уйныйбыз, – диде гәзит хәбәрчесенә Благовар командасы капитаны Азат Хөснетдинов.
Киләсе уенда чишмәлеләр «Темп»ны 5:0 исәбе белән җиңгән Әлшәй командасы белән уйнадылар. Бу юлы да «Родник» командасы 8:0 исәбе белән алда булды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Чишмә хоккейчылары җиңү яулады, «Дим» – икенче, «Темп» командасы өченче урында булды.
«Родник» уенчысы Нәзир Ишмөхәммәтов турнирның иң яхшы бомбардиры дип танылды.
Читайте нас